Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Дача амнистиясе”н 2021 елның 1 мартына кадәр озайтырга мөмкиннәр

“Дача амнистиясе” 13 ел гамәлдә булды һәм быелның мартында төгәлләнде.

 

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). Дәүләт Думасында икенче укылышта “дача амнистиясе”н 2021 елның 1 мартына кадәр озайту турында закон кабул ителде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Өченче укылыш 25 июльдә булыр дип көтелә. Беренче версиядә “бакча амнистиясен” 2022 елның мартына кадәр озайту планлаштырылган иде. Әмма икенче укылышка аның срогын кыскарту тәкъдим ителде. Бу датага кадәр гражданнар үз участокларындагы милеккә хокукны җиңеләйтелгән вариантта теркәп өлгерә алачак.

Шулай ук закон проекты Россия субъектлары тарафыннан кадастр эшләренә иң соңгы югары бәяне билгеләү нормасының вакытын чикләнмәгән итәргә тәкъдим итә. Шулай ук халык карамагында булган җир кишәрлекләрен милек өчен түләүсез бирүне 2022 елның мартына кадәр озайтуны күздә тота.

“Дача амнистиясе” 13 ел гамәлдә булды һәм быелның мартында төгәлләнде.

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/23/190289/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев