Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Даими контрольдә

Инде без укучыларыбызга хәбәр иткәнчә, быел Тәтештә капремонт программасына күп катлы биш йорт керде.

"Энергия" ҖЧҖ, ул Мәктәп урамындагы 3нче һәм Гагарин урамындагы 53нче йортларның генподрядчысы, эшкә беренчеләрдән булып кереште. Шуларның беренчесендә фасад эшләре башкарылачак (йорт панельле булганлыктан, җылытылып), җылыту, су һәм канализация, электр системасы яңартылачак. Түбәгә тимәячәкләр, чөнки ул җирле бюджет хисабына элегрәк ремонтланган булган. Хәзерге вакытта өлешчә фасад, су һәм канализация эшләренә тотынганнар.

Гагарин урамындагы 53нче йортны (рәсемдә) җылытмый гына сайдинг белән тышлаячаклар. Биредә төзүчеләр түбәне дә алыштырачаклар. Калган эшләр охшаш - су үткәрү, канализация, җылылык системасы, электр үткәргечләрен инде яңартканнар. Тәтешкә 200 ел урамындагы 5нче йортта да барлык эшләр каралган. Биредә "Надежда" ҖЧҖ эшли. Әлеге предприятие Свердлов урамындагы 20нче (канализация һәм су үткәрү системасын эшләп җиткерү калган) һәм Тәтешкә 200 ел урамындагы 15нче "г" (канализация) йортларындагы элек башланган капремонтны төгәлләячәк.

Капиталь ремонт шәһәр һәм район җитәкчелегенең даими контрольлегендә, шулай булгач, ул йортларда яшәүчеләр Республика көненә барлык эшләр дә тәмамланыр дип өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капремонт

2
X