Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Дакар” Урюм җирендә

Шушы көннәрдә Урюм янында сирәк очрый торган чара - "Юлсызлык-2011" трофи-рейды узды.

Казанда коммерцияле һәм формаль булмаган нигездә оештырылган юлсызлар клубы бар, аның әгъзалары юлсызлыкны һәм шундый җирләрдә йөри торган автомобильләрне яратучылар. Бу кешеләр эштән буш вакытларында Испаниягә яки Төркиягә түгел, ә Россиянең иң ерак почмакларына, чытырманлык­лы җирләргә баралар, анда инде адашып калганда, чынлап та, беркем дә ярдәм итмәячәк.

Алар үзләре хакында болай диләр: "Картадагы иске җир өслегенең кара тасмасы пунктирлы ташландык авыл юлына әйләнгән ызан артында булдык... Эшләп торучы лебедкалар ыңгырашуын һәм двигательләр гөрелтесен төнге тынлык һәм учактагы утыннарның чытырдап янулары белән алышынган якта. Бервакыт шушы чикне узган кеше анда бүтән беркайчан да әйләнеп килми, яки шунда бөтенләйгә кала".

Быелгы "Юл чаты" - унынчысы (анда татарстанлылар гына түгел, Чуашстан, Марий-Эл, Коми вәкилләре һәм башкалар да катнашканнар). Ни өчен юбилейны бездә үткәрергә булганнар соң? Узышчыларны безнең җирлекнең катлаулы рельефы, шулай ук туфрак өслегенең еш алышынуы кызыксындырган (андый җирләрдә техника белән идарә итүе нык катлаулана һәм тәвәкәллек яратучыларны тагын да тәэсирләндерә). Хәер, чокыр-чакырлары күп булган урманнар да республикада инде калмаган диярлек. Шул ук вакытта бездә елга яры буйлап барырга да була, ягъни, урман чокырлары аша үткәннән соң, Иделгә кадәр барып җитү җаен, күпмедер контроль нокталарны табарга кирәк (һәрберсе янында фотога төшәргә!), ә аннары янә урманга керергә...

Кыс­касы, искитмәле хәл, шулай да кемдер базага әйләнеп кайта... Аның каравы маршрут романтикалы - старттан машина Лабайга курс ала, аннан - Юрмалкага (элекке колхоз кырлары), шуннан аларны Венцова юлы көтә (Идел елгасы яры буйлап), аннары, әгәр батып калмасаң, элекке Калашников пристанена килеп җитәсең. Машиналар берникадәр вакыт яр буйлап яки судан (ташлар комачауласа) баралар, Каз чокыры тирәсендә янә урман, Кыргый кордон аша - Пинай, кабат елга ярына һәм шуннан - Мант аланына кадәр. Аннан соң чуен юл аша урманнан элекке Кызыл Күл поселогына җитәргә кирәк, ә инде шуннан финишка кул сузымы гына кала... Трассаның озынлыгы 100 километрга якын. Бу, әлбәттә, бик күп, чөнки урманда һәр метр зур авырлык белән бирелә. Ераклыкны кичке 4кә кадәр узарга кирәк. Барлык автомобильләр дүрт төркемгә бүленгән: "Стандарт", "Модификацияләнгән" (автомобильнең әллә ни үзгәрешләре юк, мәсәлән, резинасы зурайтылган), "Туризм" (аңарда лебедка бар) һәм "Спорт" (иҗатка тулы ирек бирелгән, машинаңны теләсә ничек үзгәртә аласың).

Машина күпере ватыла, лебедкалар яна, ә узышчыларга - сөенеч: "Черкиләр юк!" Һәм шунда Интернетта вәгъдә ителгән яңгырны көтеп ала алмадык, дип кызганып та куялар. Әйе, бу кешеләр - чынлап та безгә ошамаганнар. Без пычракны сөймибез, ә аларга - ул шатлык...

Кемнәр соң алар? "Без, дип шаярталар клуб әгъзалары, гади туристлар, тик менә юл капчыгына берничә тонна төрле тимер-томыр гына алабыз". Ә җиңүчегә нәрсә? Кыйммәтле бүләкме? Һич юк, кубоклар һәм иптәшләренең хөрмәте аларга бар нәрсәдән дә кыйммәт. Киләсе елда да алар янә Урюмга килергә хыялланалар, безнең катлаулы юллар аларга бик ошаган...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев