Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Датчик дәшмәсен

Районда ике гаилә бүләккә ут сүндергеч һәм янгын чыгу турында автоном хәбәр иткеч алды.

Бу Дәүләт янгын күзәтчелеге, социаль яклау белгечләре һәм газета хәбәрчеләренең бердәм рейды вакытында булды. Хәйрия акциясе Коткаручылар, Россиядә МЧС оешуның - 25 һәм Татарстанда әлеге хезмәтнең барлыкка килүенә 20 ел тулу көнен бәйрәм итү кысаларында уза. Дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре яклауга, шул исәптән социаль яктан, аеруча мохтаҗ булган гаиләләр яшәгән йортларда булдылар.
Шәһәрдә беренче адрес буенча килгәч, без андагы ремонтны күреп гаҗәпләндек. "Биредәге пычракны сез күз алдыгызга да китерә алмыйсыз, ә хәзер чистарып, җыйнакланып киткән", - диде халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче "Тәтеш балкышы" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Наталья Фунтова. "Һәм, иң мөһиме, яңа мич салганнар, искесе коточкыч, ут-күз чыгарлык иде", - дип өстәде янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Денис Сафиуллин.
Ул әлеге күп балалы анага ут сүндергеч бирде һәм аның белән ничек эш итәргә кирәклеген аңлатты. Бу вакыт эчендә безнең янгын часте бүлеге командиры Сергей Назимов янгын турында хәбәр итү җайланмасын монтажлады, аның батареясы өч елга җитә икән. Әгәр өйдә төтен исе булса, әлеге җайланма куркыныч хәл турында каты тавыш белән хәбәр бирәчәк. Форсаттан файдаланып, Дәүләт янгын күзәтчелеге вәкилләре янгынның куркыныч хәл икәнлеген һәм андый очракта нәрсә эшләргә кирәклеген балаларның исләренә төшерделәр.
Икенче гаилә авылда мич белән ягыла торган йортта яши. Былтыр анда янгын чыккан булган, бәхеткә каршы, беркем дә зыян күрмәгән. Денис Сафиуллин игътибарны мичне сылап агартуларына, алдына калай кадаклауларына юнәлтте. Шулай да җитешсезлекне тапты: электр плитәсе янәшәсендәге стенага калай кадакланмаган булып чыкты. Хуҗабикә хәлне төзәтергә вәгъдә итте.
Наталья Фунтова биш бала анасы белән сөйләште, кышка утыныгыз бармы дип сорашты. Ачыкланганча, юк булып чыкты. Биредә дә янгын чыгу турында хәбәр иткеч урнаштырган арада белгечләр куркынычсызлык мәсьәләләренә багышланган кечкенә генә профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Хушлашканда без хуҗаларга өйләрендәге датчикның беркайчан да дәшмәвен, ягъни йортта һәрвакыт тәртип булуын теләдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев