Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Давыл үз көчен күрсәтә

    Яз куәтле генә башланып, тротуарлардагы һәм юллардагы карларны эретеп өлгерсә дә, кыш китәргә уйламады, күрәсең. Чәршәмбе иртәсендә урамнарның ак келәм ябынуы гаҗәпкә калдырды. Салкын җил һәм каты кар күпләрне төреп җыеп куелган кышкы киемнәрен алырга мәҗбүр итте, ә юллардагы бозлавык шоферлар өчен көтелмәгән сюрприз булды.

    Сәгать тугызда шәһәр өстеннән, үзәк парктагы биек булып үскән чыршы башларын идереп, көчле давыл узды. Бәлки, нәкъ шул вакытта, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш Идарәсе хәбәр иткәнчә, республиканың дистәләгән районнарының торак пунктларында электр белән тәэмин итү өзелгән, бездә дә кыска гына шундый тоткарлык булып алды. Безнең район да табигать сынавын кичерде, тик менә педагогия көллияте спорт залы бинасы түбәсенең бер өлеше каерып ташланды. "Бу хәл 9 сәгать 10 минутта булды, - дип сөйләде үз күзләре белән күрүче. - Давыл төньяктан килеп, район мәдәният йорты һәм өстәмә белем бирү үзәге биналары арасыннан сызгырып үтте. Спорт залы түбәсен дәфтәр бите кебек әйләндереп салды".

    Беренче булып көллият укытучылары һәм эшчеләре, гадәттән тыш хәлләр, администрация хезмәткәрләре килеп җиткәннәр. Шуны да әйтергә кирәк, уку йорты коллективы оператив эш иткән: куркыныч урынны бүлеп, студентларны чыгарганнар. Зыян күргән бина түбәсенең калган өлеше "ТетюшиЖилсервис" ҖЧҖ эшчеләре тарафыннан сүтеп алынган.

    Райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Таһир Фәйзуллов болай дип аңлатма бирде: "Төп сәбәп - 70нче елларга караган төзелешнең давылга каршы тора алмавы. Башкарма комитет бина түбәсен тиз арада ябуга контрольлек итәчәк һәм эшкә оста башкаручыларны сайлап алуда булышлык күрсәтәчәк".

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: