Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Демьян үзенең әбисен һәм бабасын ярата

Өлкәннәр көне кысаларында “Тәтеш таңнары” сайтында “Әбием һәм бабаемның елмаюы” дип исемләнгән фотоконкурс булды.

Безгә 20 фото җибә­релде. Нина Мамкина сурәте өчен иң күп тавыш (232) бирелде.  

– Фотода – улыбыз Демь­ян әбисе Тать­яна һәм бабасы Сергей белән. Әби белән бабайның барлыгы өч оныклары бар, барысы да – малайлар. 
Демьянга өч яшь, ул балалар бакчасына йөри һәм үзенең әбисе белән бабасын ярата. Кыскасы, алар икесе дә – тәҗрибәле педагоглар, балалар белән уртак тел таба беләләр. Таня әби, оныгы аны шулай дип йөртә, безгә һәрчак ярдәм итә, ул лаеклы ялда, һәм, әгәр Демь­ян чирләп китсә, ул аның белән өйдә тора, һәм бу аңа ошый. 

Ул бабасы белән машинада утырып йөрергә ярата. Без якында гына яшибез, бабасы гараждан машинасын чыгарганын тәрәзәдән күреп алуга ук, оныгы да аңа утырып йөрер өчен, шундук җыена башлый. Бабасы нәрсә дә булса төзи яки ишегалдында һәм яшелчә бакчасында берәр нәрсә эшли башласа, Демьян аның ти­рә­сендә кайнаша, һәр эшен­дә булышырга тырыша. Ул тавыкларны карарга барырга, әтәчнең ничек кычкырганын тыңларга ярата, кош-кортларны үзе ашатуы белән бик ­горурлана.  

Әбисе белән Демьян саф һавада йөри, уйный, конструктор җыя, шөгыльләнгәндә әбисе кул бармакларының  хәрәкәтчәнлеген үс­терергә тырыша. Һәм гомумән, әгәр шөгыль уен рә­ве­шендә узса, ул аларда бик теләп катнаша. Әбисе китап­ларны – хикәяләрне, әки­ят­ләрне, шигырьләрне бик сәнгатьле итеп укый. Әбисе белән бабасы Демьянны урманга, Долгая Полянага, шәһәр буасына барганда үзләре белән алалар. Безнең әбиебез тәмле пешерә, аның баскан токмачлары Демьянга барысыннан да күбрәк ошый. Демьян өчен әбисе – ул икенче әнисе.   

Бабасы белән ул хәрә­кәтчән уеннар уйный. Бабасы – спорт тренеры, ул оныгының үсүен көтә һәм аңардан спортчы тәрбияләргә тели. Бабасы үзе белдергәнчә, бу аның өчен лаеклы ялга чыгар алдыннан дембель аккорды кебек ­булачак. 

Улыбызның шундый искиткеч бабасы һәм әбисе булуына без ирем белән бик тә сөенәбез, – дип уртаклашты Нина Мамкина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев