Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Депутатларга “икеле”

Район иҗтимагый советы әгъзалары депутатларның җирлекләрдә гражданнарны кабул итү графигының үтәлешенә контроль тикшерү үткәрделәр.

Бу мәсьәлә узган елның ноябрендә каралган иде. Әмма, май аендагы тикшерүдән күренгәнчә, үзгәреш аз. Богдашкино, Киртәле, Федоровка җирлекләрендә "Татарстан Респуб­ликасында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тикшерү тәртибе турында"гы ТР Законнарының җитди бозылуы билгеләп үтелде: кабул итү журналлары юк, ә булганнары таләп­ләргә туры килми. Богдашкинода, мәсәлән, соңгы язма 2010 елда теркәлгән. Киртәле җирлеге башлыгы бер өем кәгазьләр арасыннан тикшерүчеләр таләп иткәнне барыбер таба алмады. Федоровка җирлеге башлыгында һич югы законнар текс­ты барлыгын да белеп булмады. Санап үтелгән җирлекләрдә башлык­ларның гражданнарны кабул итү графигы үтәлми. Башка депутатларның кабул итүләре хакында сөйләп тә торасы юк.

Олы Тормы, Олы Шәмәк, Льяш җирлекләрендә хәлләр берникадәр яхшырак, әмма аларда да халык район Советы депутатларын күрми, ә проблемалы мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итәселәре килә. Иҗтимагый совет әгъзалары халык белән очрашканда "бер тапкыр да күрмәдек", "ишетмәдек", "килмәделәр" дигән гадәти җавапларны ишеттеләр.
Ә бит гражданнарны кабул итү - депутатларның вазифасы, тик аларның берничәсе генә үз сайлаучыларына хөрмәт белән карый кебек. Район башлыгының халык белән очрашуы булмаса, ул анда депутатларны сайлаучылар белән якынайтырга тырышты, авыл кешеләре аларның кайберләрен әле һаман да белмәсләр иде.

Совет утырышында катнашкан район башлыгы урынбасары Александр Дубровский, округларда депутатлар эшенә контрольлекне көчәйтүне күздә тотып, "катгыйрак ачыкларга кирәк" диде. Аның сүзләре буенча, район башлыгы белән килешеп, район Советы депутатларының гражданнарны кабул итүнең бердәм көне билгеләнде: һәр айның беренче пән­җешәмбесендә 16дан 18 сәгатькә кадәр.

Бу юлы иҗтимагый совет әгъзаларының тәкъдимнәре үтәлер дип ышанабыз: гражданнарны кабул итү мәсьәләләре буенча үзидарәләрнең җаваплы затлары белән укулар оештырылачак һәм аларның үз вазифаларын үтәүләренә контрольлек көчәйтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: советы