Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Десантчылар элекке булмый

Еракта калган 1930 елның 2 августында Мәскәү хәрби округының һава гаскәрләре көчләре җыенында Воронеж аэродромына 12 кешелек десант төшә. Нәкъ менә шул көннән башлап ул Һава десанты гаскәрләренең туган көне дип йөртелә.

Ә безнең шәһәрдә иртәгәге көн, бәлки, бик матур традициянең барлыкка килү көне булыр - барлык канатлы пехотада хезмәт итүчеләр очрашырлар. "Фонтанда коенуны план­лаштырдыгызмы?" - Алексей Ананьев белән әңгәмәне шундый шаян сораудан башладым. "Чын "беретлылар" үз бәй­­рәмнәрен лаеклы бил­­геләп үтәрләр, дип уй­лыйм", - дип җавап бирде элекке десантчы. Хәер, алар "элекке" бу­ла алмыйлар. Ульянда урнашкан 31нче аерым десант-штурм бригадасы­нда үткәргән өч елын ул рәхмәт хисләре белән искә ала. Сугышчан дуслык, көч һәм ышанычлылык - гомергә үзгәрешсез кала.

"Кул, аяк һәм хәтта баш белән кирпеч ватырга, төз атырга, теләсә нинди хәрби техника белән оста идарә итәргә, парашют белән сикерергә туры килдеме?" - сораулар аның өчен көтелмәгәнчә булмады. Алексей бер үзенчәлеге белән аерылып тора - сорауларга аның җавабы төгәл һәм уйланган. "Осталыклар белән бергә барыннан да элек уйларга кирәк", - ди ул.

Хезмәт итәргәме, юкмы дигән сорау аның уена да кермәгән. Бабасы - Николай Георгиевич сугышны башыннан ахырынача үткән, Җиңү парадында катнашкан, фронттан Кызыл Йолдыз ордены һәм төп трофей - Тәтешкә Украин кызы - старшина дәрәҗәсендәге чибәр элемтәче белән кайта. Әбисе Анастасия Никоновна оныгына намуслы хезмәт итәргә куша. Үзенең ата-анасы кебек, Ерак Көнчыгышта элемтәче булып хезмәт иткән, әтисе дә улы сайлаган юлны хуплый: һава десанты гаскәрләре - гомер-гомергә теләсә нинди шартларда, теләсә нинди бурычны хәл итәргә сәләтле алгы сызыктагы гаскәр, чын ирләр тәрбияләүче.

Армиядә алынган һәрвакыт ярдәмгә килү күнекмәләре гомерлеккә калган.

Алексей армиядә лаеклы хезмәт итү белән беррәттән, югары уку йортында белем алуын да дәвам итә. 2008 елда августтагы бердәнбер отпускысын ул дустының туенда катнашу өчен файдалана, әмма икенче көнне бәйрәмне өзәргә туры килә. Егетне ашыгыч рәвештә чакыртып алалар һәм Грузия белән Абхазия чигенә озаталар. Алексейның хәрби хәрәкәтләр зонасына китүе хакында гаиләдә әтисенә генә мәгъ­лүм була, әйләнеп кайтканнан соң моны белгән хатын-кызлар шатлыктан елыйлар.

Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы әңгәмә вакытында Суворов медале алуы турында тыйнак кына дәшми калды.

Хезмәттән соң автомәктәпкә машина йөртү буенча инструктор булып урнаша һәм шунда юл йөрү кагыйдәләрен дә укыта. Аның МЧСтагы хезмәт юлы кечкенә суднолар дәүләт инспекциясенең Тәтеш участогында патруль катеры капитан-мотористы буларак башлана. Әле Алексей "Гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә катнашучы" Россия МЧС билгесе белән дә бүләкләнгән. "Булгария"... Аңа ул көннәрне искә төшерүе авыр, ул башка коткаручылар белән берлектә алны-ялны белми фаҗига булган урында эзләү эшләрендә катнаша.

Алексей ике ел элек Кама Тамагы инспекторлык учас­тогының кече суднолар буенча дәүләт инс­пекторы итеп күчерелә. Бу эшне дә десантчы бик яхшы башкара, аның һөнәри осталыгы хакында хезмәттәш-коткаручылар гына түгел, ә шушы көннәрдә алган ике грамотасы да сөйли. "Россия МЧСының Татарстан Рес­публикасы буенча кече суднолар дәүләт инспекциясе үзәге" кече суднолар ФКУ буенча дәүләт инспекторлары арасындагы республика су-моторлы ярышларда шәхси зачетта ул биш этапның икесендә җиңүгә ирешкән: моторлы көймәләрдә (катерларда) һәм гидроциклларда зур тизлектә маневрлар ясау буенча. Кама Тамагы участогы җыелма командасы, шул исәптән аның казанышлары нәтиҗәсендә, команда зачетында да беренче урынны алган.
Ә кичә Алексейның тагын бер сөенечле вакыйгасы булды. Хатыны Гүзәл белән, алар студент эскәмиясеннән үк таныш бул­ганнар, бергә яши баш­лауларының беренче юби­леен - агач туйларын (ул йорттагы җылылыкны һәм уңайлылыкны чагылдыра) билгеләп үттеләр. Гаилә агачында беренче чәчәк Камилла үсә. Хәер, Гүзәл дә МЧСта эшли - Тәтеш районында ГО һәм ГХ буенча әйдәп баручы консультант. Шулай булгач, иртәгә Ананьевларның бө­тен гаиләсе өчен батыр­лык һәм ышанычлылык бәйрәме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев