Десантчылар үз бәйрәмен билгеләп үттеләр
“Канатлы пехота”ның дистәләгән хәрбие, ә алар арасында элекке десантчылар булмый, тельняшкаларын һәм зәңгәр беретларын кабат киделәр.
(Тәтеш, 4 август, “Тәтеш таңнары”). Россиянең һава десанты гаскәрләре оешуга 92 ел тулуга багышланган чара тантаналы митингтан башланды.
Район башлыгы урынбасары Евгений Курков үзенең сәламләү сүзендә митингта катнашучы яшь хәрбиләрнең һәм кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннарның һәркайсы ватанпәрвәрлек үрнәге булып торуын, ә зәңгәр беретларның күптәннән инде Россиядә кыюлык һәм ышанычлылык символына әверелүен ассызыклады.
– Кайда хәрби белем, бик яхшы физик әзерлек таләп ителсә – десантчылар һәрвакытта шунда. Тәтеш районының 500дән күбрәк вәкиле десант гаскәрләрендә хезмәт итте, – дип билгеләп үтте Евгений Гаврилович әлеге данлы гаскәрләрдә хезмәт иткән район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән чыгыш ясаганда. – Һава десанты гаскәрләренең иң яхшы традицияләрен яшь буын лаеклы дәвам итә.
Районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин ветераннарга һәм хезмәт итүче десантчыларга котлау сүзләрен җиткерде, аның: “ВДВга дан!” – дигән сүзләренә җавап буларак, мәйдан өстендә өч тапкыр “Ура!” дигән тавышлар яңгырады.
“Канатлы пехота” гаскәрләрендә хезмәт иткән тәтешлеләр: Александр Белов, Эльбрус Гафуров, Сергей Губернаторов, Дамир Нотфуллин, Павел Сорокин “Россия десантчылары берлегенә 20 ел” юбилей медале белән тантаналы рәвештә бүләкләнделәр. Катнашучылар сугыштан кайтмаган десантчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Дан обелискына – истәлек гирляндасы, Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
Николай Гудков – тантанага килгән десантчылар арасында яше буенча иң өлкәне. Аның әйтүенчә, агымдагы ел – аның өчен юбилей елы: аңа 70 яшь тулган, шулай ук нәкъ 50 ел элек ул “канатлы пехота” гаскәрләреннән туган ягына кайткан.
– Белоруссиядә, Витебски дивизиясендә хезмәт иттем, – диде Николай Александрович. – Хезмәт итүе авыр булса да, абруйлы, әлеге данлы подразделениенең бер өлеше була алу – минем өчен горурлык, барлыгы 27 тапкыр парашюттан сикердем. Армия еллары хакында иң якты хатирәләр саклана, десантчылар туганлыгы нык. Сәламәтлек булганда, очрашачакбыз, аралашачакбыз. Үткәннәрне искә алачакбыз. Яшьләргә сәламәтлек, түземлек, үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәүләрен телим.
Чара машиналарда шәһәр урамнары буйлап йөрү белән дәвам итте. Аның барышында десантчылар сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле бала тәрбияләнүче гаиләдә булдылар һәм аның әти-әнисенә финанс ярдәме күрсәттеләр, вафат булган һава десанты гаскәрләре ветераны Рәхимҗан Булатов һәм Украинада махсус операция барышында һәлак булган Валерий Ярухин каберенә барып, аларның истәлеген хөрмәт белән искә алдылар.
Тәтеш десантчылары, традиция буенча, үз бәйрәмнәрендә Урюм авылындагы “Карлыгач” белем бирү-сәламәтләндерү лагеренә хәйрия ярдәме белән бардылар. Кунакларны Урюм авылы җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Алексей Абмаев белән лагерь директоры Дмитрий Пирогов сәламләде. Балалар десантчыларны бәйрәм белән котладылар, кунакларга концерт программасы күрсәттеләр, ә “Форпост” хезмәткәрләре ярыш-уен программасы оештырдылар. Чара ахырында балалар ир-егетләргә открыткалар тапшырдылар, ә алар, үз чиратында, балаларга бүләкләр өләштеләр.
– Мондый очрашулар безгә дә, балаларга да бик күп уңай тәэсирләр бүләк итә, – дип уртаклашты һава десанты гаскәрләренең ветераннар советы рәисе Алексей Ананьев. – Десант туганлыгын кадерләүче кешеләргә һәрвакытта актив тормыш карашы, шәфкатьлелек сыйфатлары хас, без үзебезнең “Бездән башка беркем дә” дигән шигаребезгә һәрчак тугры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев