Диңгезчеләр әләме – флот символы
528
0
0

Тәтештә икенче ел рәттән РФ Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган митинг уза.
Аның төрле буындагы илледән күбрәк вәкиле, армия хезмәтен хәтердә яңарту өчен, июльнең соңгы якшәмбесендә Дан Мемориалы янына җыелды. Быргы тавышлары астында хәрби-диңгез флоты әләме күтәрелде.
Район башлыгы урынбасары Евгений Курков тәбрикләү сүзендә әлеге төр кораллы көчләрнең тарихы турында искә төшерде, җыелучыларны район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән котлады. "Бүген бу бәйрәмне безнең бөтен бөек илебез билгеләп үтә. Хәрби-диңгез флоты - ул гаять зур көч, ул Россиянең су киңлекләрен саклый, диңгездә һәм коры җир өстендәге хәрби хәрәкәтләрдә катнаша", - диде Евгений Гаврилович.
Хезмәт вакытында һәлак булучыларны Бер минутлык тынлык белән искә алдылар, обелискка гирлянда һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
"Хәрби-диңгез флоты вәкилләре һәрвакытта хөрмәт яуладылар, бүгенге көндә алар безнең дәүләтнең терәге, бөек һәм көчле илнең символы булып торалар", - дип билгеләп үтте районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин.
Бер читтәрәк, як-яктан, диңгезчеләрнең ата-аналары, хатыннары, балалары мәйданда барган күренешне күзәтәләр. Үтеп-сүтеп йөрүчеләр дә адымнарын акрынайта: аларның карашлары сызыклы күлмәкләргә һәм фуражкаларга төбәлгән.
"Бүген Россия Федерациясенең барлык флотындагы кешеләр җыелды. Диңгезчеләр бар һәм булачак, чөнки алар безнең эпоханың горурлыгы һәм намусы булып тора. Ел саен үткәрелә торган очрашуны дәвам итәчәкбез. Зур уңышлар сезгә!" - дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга хәрби-диңгез флоты советы рәисе Михаил Мечтанин.
"Армия хезмәтен Североморск шәһәрендә үттем. Бүген беренче тапкыр митингка килдем. Мондый очрашулар кирәк, чөнки алар күңелле дә, шулай ук яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләре дә тәрбияли", - дип уртаклашты Михаил Андрианов. "Иң нык егетләр генә Төньяк флотта хезмәт итә!" - дип өстәде аның хатыны Ольга.
Митинг шәһәр урамнары буенча машиналарның тезелеп узуы белән тәмамланды.
Вакытлар алышына, әмма малайларны элеккечә үк диңгез турындагы хыял җәлеп итә һәм җиңелмәс хәрби-диңгез флотының диңгезчеләр әләме астына чакыра.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
27 май 2022 - 13:25Минсельхоз России объявляет предварительный отбор заявок проектов на развитие сельского туризма «Агротуризм» на 2023 год Заявки принимаются до 9 июня.4700
-
27 май 2022 - 13:03АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС Цель – отработка действий при тушении условных пожаров во взаимодействии подразделений ФПС, руководителей, инженерно-технического персонала и добровольных пожарных производственного объекта.3400
-
27 май 2022 - 12:00Тәтештәге Воробьев урамында төзекләндерү эшләре бара (Тәтеш, 27 май, “Тәтеш таңнары”).5000
-
27 май 2022 - 11:56Тәтеш районында чәчү эшләре тәмамланып килә Чәчүнең оптималь вакыты – бөртекле сабан культураларыннан югары уңыш алуда иң мөһим факторларның берсе булып тора.3400
-
27 май 2022 - 10:07Туклыклы төшке аш әзерлиләр “Авангард” авыл хуҗалыгы – районда терлекчелек һәм үсемлекчелек буенча алдынгылар рәтендә. Хуҗалык эшчәннәре югары күрсәткечләргә ирешәләр.4800
-
27 май 2022 - 07:56Байраш авылыннан Тәнзилә Йосыпова җирле китапханәдә 37 ел хезмәт куя Бүген – Гомумроссия китапханәләр көне.5900
-
27 май 2022 - 02:32Стендка ату ярышларына нәтиҗә ясалды Тәтештә Россия Чемпионаты, ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында стендка ату буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды.7900
-
26 май 2022 - 15:11Балалар кәрҗиндәге китапларны ошатканнар Келәштә “Кәрҗиндәге китаплар” дип исемләнгән уку чарасы оештырган.11000
-
26 май 2022 - 13:08Буада “Яшьлек” спорт мәктәбе призына бадминтон буенча ачык ярышлар узды Тәтешнең спорт мәктәбе шәкертләре Алексеевскида узган бадминтон буенча ачык турнирда бүләкләргә ия булдылар.11501
-
26 май 2022 - 12:10Алексей Пыркин: “Чуваш мәгърифәтчесенә һәйкәл кую турында карар кабул ителде” Үткән елларда булган вакыйгалар турындагы язмаларны барлаганда без һәрчак газетабызның төпләнмәләрен карыйбыз. Шуларның берсендә, 2003 елгы санында, мин чуваш мәгърифәтчесе Иван Яковлев хакындагы мәкаләгә юлыктым.8200
-
26 май 2022 - 10:13Сергей Селюков кырлардагы җирне алтынчы сезон сөрә, чәчә, тырмалый “Нива” хуҗалыгы җитәкчелеге предприятиенең матди-техник базасын җиһазландыруга зур игътибар бүлеп бирә, хезмәт шартларын яхшырту буенча максатчан юнәлештәге эш алып барыла, иң мөһиме, җитәкче Марат Фазлыев әйтүенчә, коллектив эшкә сәләтле.11500
-
27 май 2022 - 13:37Украинада махсус операция вакытында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган кече сержант Валерий Александрович Ярухин белән хушлашу мәрасиме
-
27 май 2022 - 04:52Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районның китапханә системасы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә27 май – Гомумроссия китапханәләр көне.7600
-
12 май 2022 - 11:50Тәтеш интернат-йортында тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр (Тәтеш, 12 май, “Тәтеш таңнары”).41101
-
12 май 2022 - 09:48Тәтештә "Ут хәтере сүнми" дигән әдәби-музыкаль кичә узды Һәрбер халыкның онытылмый торган вакыйгалары һәм даталары бар. Бөтен Россия халкы өчен бу даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы.30500
-
19 май 2022 - 09:59Келәш авылы китапханәсендә "Идел буе Болгары тарихы" дип исемләнгән тарих сәгате үзды 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула.28800
-
19 май 2022 - 06:48Тоншерма урта мәктәбендә "Бөек Җиңүнең яшь батырлары" конкурсына театраль күренеш куелган Рольләрне 5-7нче сыйныф укучылары башкарган.26200
© 2011 - 2022. Тетюшские зори. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Калашникова Елена Викторовна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 61
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Калашникова Елена Викторовна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 61
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
сетевое издание
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+