Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләт ветеринария контроле кисәтә

Тиздән Корбан бәйрәме җитә һәм корбан чалу йоласы башкарыла, шуңа күрә республикага корбанлык малларны рөхсәтсез кертү һәм сату ­ихтималы бар.

(Тәтеш, 12 июль, "Тәтеш таңнары"). Бу инфекцияле, шул исәптән терлекләр һәм кешеләр өчен уртак чирләр (ящур, себер түләмәсе, ­бруцеллез, тубер­кулез) таралу чыганагы булып торырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР буенча Россельхознадзор идарәсе.

“Барлык муниципаль районнарга республика территориясенә корбанлык малларны рөхсәтсез кертү, аларны сату һәм билгеләнмәгән урыннарда чалу йоласын башкаруга юл куймау буенча катгый чаралар кабул итү турындагы күрсәтмәләрне үз эченә алган хатлар юлланды. Корбан чалу йоласын үткәрү өчен махсус урыннарны алдан ук билгеләргә һәм әзерләргә кирәк. Гражданнарга да мөрәҗәгать итәсе килә, мал-туарны рөхсәтсез урыннардан, терлекләр китерелгән урынның эпизоотик иминлеге турында күрсәтелгән документлары булмаган, таныш түгел кешеләрдән сатып алмасыннар иде”, – дип хәбәр итә чик буе ветеринария контроле дәүләт инспекторы  Гөлнара Арсланова.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X