Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дуңгызлар чумасы янәшәдә

Аеруча куркыныч чирнең килеп чыгуы Иске Чүпрәле авылыннан бары тик - 90, Буадан 120 километрда теркәлгән.

Татарстан белән күрше Чуашия Республикасында 17 августта Порецк районы Напольный авылында шәхси ярдәмче хуҗалыкта үлгән дуңгызның патология материалына лаборатор тикшеренү үткәргән вакытта "дуңгызларның Африка чумасы" диагнозы куела. Чир йорт, кыргый дуңгызларның үлеменә китерүче аеруча да куркыныч төркемгә керә. Барлык махсус хезмәтләргә Татарстан территориясендә инфекция очкыннары кабынып китү очрагына югары әзерлекле режим кертелде.
Дүшәмбе көнне райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев рәислегендә экология куркынычсызлыгы, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиология иминлеге буенча комиссия утырышы булып үтте. Көн тәртибендә безнең район территориясендә дуңгызлар­ның Африка чумасы таралуга юл куймау буенча чаралар кабул итү турындагы мәсьәлә торды. Профилактик чаралар комплексы уздыру буенча күрсәтмә һәм эш алгоритмы булдырылды. Авыл җирлекләре башлыклары шәхси ярдәмче хуҗалыкларда булган дуңгызларның барлык баш санын исәпкә куерга тиешләр, аучыларга үз табышларыннан 100 процентлы лаборатор тикшеренү үткәрергә. Кыргый кабаннар йөргән урманнада үскән гөмбәдән дә хәтта вирус алып кайтырга мөмкин. Крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчеләренә авыл хуҗалыгы продукцияләрен тиешле ветеринария документлары белән тәэмин итү тәкъдим ителде. Автотранспорт Чуашия чигендә дезинфекция узарга тиеш. Районның баш ветеринария врачы Ирек Садриев Татарстан территориясе буенча Чуашиядән дуңгызлар, дуңгыздан ясалган продукцияләр ташу һәм күчерү зур игътибар үзәгендә дип хәбәр итте. Сәнәгать эшкәртүе булмаган ит чималын законсыз тормышка ашыруга чик куелачак. Шәһәрнең үзәк базарында ветеринария службасы хезмәткәрләре тарафыннан шимбә көнне рейд инде үткәрелде һәм сәүдәчеләр дуңгызларның Африка чумасы куркынычы турында кисәтелделәр.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларында дуңгыз асраучы гражданнарга зоогигиена нормаларын һәм дуңгызларны асрау кагыйдәләре таләпләрен үтәү зарур, азыкларны бары тик имин территорияләрдән генә сатып алырга һәм терлекләргә ашатыр алдыннан аларга термик эшкәртү үткәрергә кирәк. Дуңгызларны тышкы киртәләрдә асрамаска, анда чит кешеләрне кертмәскә. Дуңгызлар асралган, азык сак­лана һәм әзерләнә торган урыннарга даими рәвештә дезинфекция һәм дизенсекция ясарга кирәк. Дуңгызларны тиешсез сәүдә урыннарыннан сатып алмас­ка. Чиргә шикләнгән очракта, терлек хуҗасына кичекмәстән бу хакта ветеринария службасы белгечләренә хәбәр итү, чирле һәм шикләнелгән дуңгызларны аерып урнаштыру, сую һәм барлык төр терлекләрне сату (кошлардан башка) һәм чалганнарның продуктларын сатуны туктату зарур.
"Чирнең яңа очкыннары кабыну куркынычы саклана. Тикшеренүләр барышында чума килеп чыгуның һәр очрагы да ачыклана, дуңгыз хуҗалары ветеринарларның тәкъдимнәренә әһәмият бирсеннәр иде, - дип билгеләп үтте Ирек Садриев. - Кагыйдәне бозган кеше барлык ярдәмче хуҗалыкларга куркыныч тудыра. Барлык авылларга да карантин кертеләчәк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев