Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дуслык күпере салынды

"Тәтеш шәһәре" муниципаль берәмлеге администрациясе һәм Төркия Республикасының Фильос шәһәре мэриясе арасында тугандашлык элемтәләре урнаштыру турында Килешүне тантаналы имзалау тәтешлеләр өчен истәлекле вакыйга булды.

"Тәтешнең потенциалы бай, - дип басым ясады район баш­лыгы Валерий Чершинцев, Төр­кия делегациясен районның социаль-икътисади хәле белән таныштырып. - Без районыбыз территориясендә теләсә нинди бизнесны урнаштыру, үзләштерү һәм шуннан соң җәелдерү өчен бизнес-инвесторлар эзләү белән актив шөгыльләнәбез. Тулаем икътисадны үсте­рүдә, шулай ук территориянең җитешлеген тәэмин итүдә, халыкка уңайлы тормыш һәм хезмәт шартлары тудыруда нәкъ менә нәтиҗәле инвестиция эш­чәнлеге төп чы­ганак булып тора. Без районда производствоны үстерү һәм бизнес белән шөгыльләнү өчен бөтен шартларны тудыру хакында кызыксынабыз һәм шул уңайдан, төгәл тәкъдимнәр һәм идеяләр буенча эшлекле сөйләшүгә әзер. Барыбызга да билгеле булганча, Президентларыбыз ярдәмендә, Россия һәм Төркия Республикасы арасында икътисади һәм мәдәни элемтәләр киң колач ала бара. Ә Татарстан өчен Төркия тугандаш халык та булып тора, чөнки безнең халыкларыбызның тамырлары уртак. Килешүне имзалау, ыша­нам, Татарстан белән Төркия арасындагы дуслык элемтәләрен тагын да ныгытырга булышлык итәр".

Фильос мэры Омер Унал, үз чиратында, ту­ган җире турында сөй­ләде. Ачыкланганча, безнең уртак­лык­лар күп: балыкчылык та, тарихка сак караш та, шулай ук архитектура һәйкәлләренең яңар­тылуы, ту­ризмның үсә баруы. (Бе­лешмә: Фильос - Төркиянең Зонгулдак провинциясенең Чайджум округындагы район үзәге, халкы алты меңгә якын). Ул да хезмәттәшлек урнаштыру һәм җирле үзидарә, сәүдә, туризм буенча, инвестиция һәм финанслар, мәдәни элемтәләр сферасында тәҗрибә уртаклашу теләген белдерде.
Килешүдә ике якка да файдалы хез­мәттәшлекнең бөтен аспект­лары чагылдырылган - мәдәният, сәүдә һәм икътисад, спорт һәм мәгариф өлкәсе, мәдәни ми­расны саклау һәм туризмны җәелдерү эшләре.

Һәм менә тантаналы мизгел - Килешү имзаланды, мөһерләр белән ныгытылды. Бүгеннән - Тәтеш һәм Фильос тугандаш шәһәрләр. Ә бу статус бердәм про­ектлар һәм башлангычларны яклау өчен халыкара һәм Европа оешмаларына мөрәҗәгать итү мөмкинлеген бирә. Халыкара хез­мәттәшлек субъекты буларак Тәтеш тарихында, бер гасырдан артык тәнәфестән соң, беренче документны рәсмиләштерү булды. Тәтеш сәүдәгәрләренең чит илләр белән өстенлекле сәүдә итү хокуклары булган чорларны тарих әле хәтерли.

Имзалау мизгелен ике як та алкышлап каршылады, шуннан соң үзара истәлекле сувенирлар алыштылар. Мэр шәһәргә һәм аның халкына барлык баш­лангычларда уңышлар телә­де. Һәм: "Иң мөһиме - рәсми документ түгел, ә бер-беребезнең күңеленә юл таптык", - диде.Тәтеш һәм Филь­ос шә­һәрләренең дуслык­ музее, Омер Унал әйтеп үт­кән­чә, онытылмас­лык­ бүләк булды. Район башлыгы Валерий Чершинцев аны Тәтеш татар мәктәбендә ачарга­ тәкъдим иткән. Анда кунаклар каршылаячак­лар,­ семинарлар үт­кә­рәчәкләр һәм, әлбәт­тә, кунаклар бүләк иткән сувенирларны саклая­чаклар. Омер Унал бүлмәгә милли ко­ло­рит элементларын өстәргә тәкъдим итте һәм аны төрек йорты итеп җиһазлауда булышачагын әйтте.

Төрек кунаклары Тәтеш ягының йөзек кашы - "Долгая Поляна" тыю­лыгы белән дә таныштылар. Һәм "Чайка" лагереның беренче сменасы (анда 73 бала ял иткән) ябылу уңаеннан концерт программасының кыз­ган чагына туры килделәр. "Егерме көндә балалар үсеп, тазарып кит­теләр, бик күп уңай тәэсирләр алдылар. Ял һәм сәламәтләндерү программасы спорт һәм күңел ачу чараларына бай булганлыктан, аларның күңелсезләнергә вакытлары калмады", - дип сөйләде вожатый Ольга Моисеева.
Җырлар, шигырьләр, сәхнә­ләштерелгән шаян күренешләр һәм дәртле биюләр кунакларны да җәлеп итте. Ә Фильос мэры бөтен балаларны үз шәһәренә кунакка чакырды, әлбәттә, әти-әниләре белән.

Кунаклар кайту юлында,­ автобуста, күргәннәре һәм ишеткәннәре белән ур­так­лаш­тылар. Алар­ Урюмда­ авыл бәй­рәмен­дә мордва халкы­ның мә­дәнияте һәм тради­ци­яләре белән таныштылар ("Төрле милләт кешеләренең бер җир­дә шулай дус һәм күңелле яшәүләрен белми идем", - дип гаҗәпләнде Омер Унал), кунак­лар иксез-чиксез урманнар­ы­быз һәм кырларыбыз, Вшиха тавының матурлыгы (Тәтеш тарихы шуннан башланган), музейдагы экспонатларның күплеге сокландырды. Шулай да аларны тәтешлеләрнең кунакчыллыгы һәм ихласлылыгы гаҗәпләндерде.

Диңгез арты кунаклары булган һәр җирдә "Бик гүзәл" дигән сүзләр яңгырады.
"Бу көннәрдә Төрек ку­нак­ларыбызның Тә­теш­тә бөтен Россияне - матур, гади, олы җанлы, ачык күңелле кешеләр, кунакчыл хуҗалар илен күрә алуларына мин бик шат. Әлеге хезмәттәшлек ике як өчен дә нәтиҗәле булыр дип ышанабыз", - дигән теләк белдерде Валерий Чершинцев.
Барсы да шулкадәр чын кү­ңелдән һәм ихлас иде, бернинди икеләнүләр дә булмады: бу әле башлангычы гына, дәвамы булачак...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined