Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әгәр агачлар сөйли белсәләр

Тәтештә "Агачлар - җанлы табигать һәйкәлләре" бөтенроссия программасы старт алды.

Агачлар - кешеләр кебек: яшьләре, холыклары бар, кайберләре - җәйне, икенчеләре кышны ярата. Әмма агачка һәйкәл статусы бирергә мөмкиннәр дип сезнең кайчан да булса уйлап караганыгыз бармы?

Бирделәр, һәм кайдадыр түгел, ә районыбызның Долгая Поляна авылында. Узган җомгада Долгая Полянада морзалар нәселе тарихына бәйле бик матур бәйрәм узды. Әлбәттә, бәйрәм кунак­ларсыз булмый. Шуңа да район тәтешлеләргә хас кунакчыллык белән ТР урман хуҗа­лыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусинны, Россия Федерация Советында милләтнең табигый мирасын саклау Советының башкару дирекциясе җитәкчесе һәм өстәмә рәисе Владимир Зотовны, сертификация комиссиясе рәисе, "Сәламәт урман" стратегик Альянсының коммерция булмаган партнерлык президенты Сергей Пальчиковны каршылады. Район башлыгы Валерий Чершинцев озатып йөрүендә алар яфраклы агачлардан торган искиткеч аллея аша уздылар, ә Молоствовлар утарына керү юлында кунакларны "Умарина" икмәк-тоз белән каршы алды. Шушы тарихи җирдә һәр адым кунакларны гаҗәпкә калдырды һәм сөендерде. Алар "Минем Туган ягым" фотокүргәзмәсен карадылар, рус өендә һәм морза Молос­твовлар йортында булдылар, анда хуҗаларның яраткан романс­ларын тыңлап хозурландылар.
Утарны бизәүгә танылган морзалар нәселенең берничә буыны үзенең хезмәтен һәм җан җылысын биргән. Себердә үсә торган яфрак­лы агачлардан торган гасырлык аллея да сокландыра, аны Владимир Молоствов хатыны Элиз хөрмәтенә утырткан.

Тагын сирәк очрый торган таулы Алтай чыршысын, бәйрәм патшабикәсен, Владимирның әтисе - Герман Владимирович энҗе туйлары көнендә хатыны Антонина Таврионовнага бүләк йөзеннән үз куллары белән утырта. Нәкъ менә ул белгечләр өчен өйрәнүгә сәбәпче булган да инде, алар аның чын яшен билгелиләр.

Молоствовларның табигать белән тыгыз бәйләнеше агачлар утырту белән генә чикләнми, аларның рухи дөньялары туган җирләре табигате белән һәрвакыт гармониядә була. Хуҗалар утарларын, аның табигый ландшафтын кадерләп саклыйлар, матурлыгы хакында кайгырталар. "Туган ягында сирәк очрый торган нинди урыннар булуын һәркем белергә тиеш, - диде Валерий Чершинцев. - Быел белгеч-экспертлар зур эшләр башкардылар, шуның нәтиҗәсендә безнең чыршыбыз "Агачлар - җанлы табигать һәйкәлләре" программасына керде. Эстафета безнең Тәтеш җирендә башланды, һәм бу безгә зур җаваплылык йөкли".

Харис Мусин, Тәтеш ягының тагын да матур булуы хакында кайгырткан район башлыгына рәхмәт белдереп, могҗиза-агачларны саклап калуда экологларның, урманчыларның өлеше зур дип билгеләп үтте. Мәскәүлеләр, үз чиратларында, тәтешлеләрнең үзләре күргән иң мөһим сыйфатларын - районда яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм дуслыгын, шуның нәтиҗәсендә табигатьне саклау турында кайгырта алуларын билгеләп үттеләр.

Районда башланып киткән программа, алар аны халыкчан дип атады, республика горурлыгы булган сирәк очрый торган агачлар реестры булдыру өчен, берничә ел дәвам итәчәк. Тантаналы шартларда таулы Алтай чыршысына җанлы табигать һәйкәле статусы бирелүе турындагы табличканы ачу һәм район башлыгына тиешле сертификатны тапшыру булды. Милләтнең табигый мирасын саклау өчен Дипломнар белән бүләкләнүчеләр арасында Валерий Чершинцев, райбашкарма комитеты җитәкчесе Радик Нургалиев, "Долгая Поляна" комплекслы дәүләт табигый тыюлыгы начальнигы Василий Никитин һәм Килдеш мәктәбе директоры Анатолий Врясов та бар. Район урман хуҗалыгы ветераны Ирфан Халитовка ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Тантаналы шартларда "Парклар маршы" традицион акциясендә җиңүчеләр бүләкләнде, болар - Килдеш мәктәбе, укучылардан Данил Козин (Олы Тархан), Олеся Антонова (Килдеш).

Бәйрәм яңа өйләнешкән Кристина һәм Владимир Кильгановларның мәхәббәт йоласы белән тәмамланды. Күп кенә яшь парлар никахлашкан көнне Долгая Полянага баруны программаларына кертәләр. Аларны бирегә җирлекнең матурлыгы да, үткәрелә торган йоланың романтикасы да һәм, әлбәттә, утар хуҗалары кебек гомере буе яратышып яшәү теләге дә җәлеп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: природа

2
X