Егет кешегә – җитмеш төрле һөнәр дә аз
Олы Тарханда яшәүче Рузилә Насыйровадан авылдашы Ирек Кәримов хакында язылган җылы эчтәлектәге хат алдык.
(Тәтеш, 22 май, “Тәтеш таңнары”).
– Безгә үткән көзне авылда сирәк очрый торган һөнәр иясе – сылап-бизәүче кирәк булды. Бик тә четерекле, авыр, пөхтәлек, сабырлык таләп итә торган һөнәр иясе белән танышырга туры килде, – дип яза Рузилә Сәгыйть кызы. – Әлеге оста куллы кеше – Ирек Таһир улы Кәримов үз эшен шундый яратып башкара. Төзелеш эшләре вакытында ул искергән диварларга да яңа сулыш өрәдер сыман тоела. Аның куллары тигән урыннар күз явын алырлык булып үзгәрә. Моңа күпме хезмәт, тырышлык куела бит.
Һәркайсын берәмтекләп ничәшәр кат эшләп барырга кирәк. Һәр алымны һәм ысулны кулланып, күпме әйбер кирәклеген белеп, төсләрен туры китереп башкарып чыгу бик зур осталык таләп итә. Аның әти-әнисе дә, абыйсы Ринат та – чын эш осталары. Аларның эшләмәгән эшләре юктыр. “Егет кешегә – җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән әйтем нәкъ Иреккә карата әйтелгәндер диярсең. Ул әле кемгәдер газ казанын алыштырырга, кемнең су насосы эшләми башлаган, берәүнең машинасы җимерелгән, аны төзәтергә кирәк дип анда ашыга – һәркемгә дә ярдәм кулы суза. Берәүгә дә каршы килми, гозерләрен кире какмый.
Авылда шундый уңган, эшчән ир-егет булуына күңел сөенә. Олы кешеләргә игелекле гамәлләр башкарып, үзенә никадәрле әҗер-савап, рәхмәт сүзләре ишетә ул. Киләчәккә дә уй-ниятләре изгедән аның. Әби-бабасының нигезен таркатмыйча, өй сала башлаган. Өлкән буыннан мирас булып калган әйберләрне дә кадерләп саклый.
Ирек Ләйсән белән гаилә корып, биш яшьлек Саматны тәрбияләп үстерәләр. Ирекнең хезмәтендә табигать биргән сәләте, үзенә хас тырышлыгы ятадыр. Иң мөһиме – ул матурлык тудыра, тормышыбызны тагын да бизи.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 июнь 2022 - 11:45АО «Транснефть – Прикамье» подключило магистральные насосные агрегаты после замены на 2 НПС Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» выполнили подключение двух новых магистральных насосных агрегатов (МНА) на нефтеперекачивающих станциях «Ковали» и «Тиньговатово» в республиках Татарстан и Чувашия.400
-
27 июнь 2022 - 10:25“Аның киләчәккә якты өметләре бар” Тәтешнең гражданнарны яклау көллияте курсанты, яшь эзтабар Данил Игнатичев сугыш булган кырларда казу эшләре алып барылуы, аларның ни өчен куркыныч булуы, командировкаларда көннең ничек үтүе турында сөйләде.1800
-
25 июнь 2022 - 17:30Бөек Болгар. Үткәнгә сәяхәт Олы һәм Түбән Тархан авылы мәдәният хезмәткәрләре авылдашлары өчен Болгар шәһәрендәге дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына сәяхәт оештырганнар.10100
-
24 июнь 2022 - 17:21Чәчәк үстерүчеләр ярыша Тәтеш районында ел саен чәчәкле иң яхшы өй алды бакчасы һәм чәчәк клумбасы, йорт яны территорияләрен үзенчәлекле бизәү бәйгесе уза, аны ТРда Россия пенсионерлар Берлегенең җирле бүлеге оештыра.14600
-
24 июнь 2022 - 15:30Корбан бәйрәменә малларны ничек сайларга Районның ветеринария хезмәте Корбан бәйрәменә мал-туарны Татарстандагын сатып алырга киңәш итә.8600
-
24 июнь 2022 - 15:22Мордва халкының рухы җырларда Рус һәм мордва җырларын матур итеп башкаручы, Мордовия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Александра Әбдрәшитова (Кокоркина) иҗат белән яши.9100
-
24 июнь 2022 - 12:19Жиңүчеләр бүләкләнде Тәтештә ел саен була торган “Экояз-2022” республика бәйгесенең муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр.16100
-
23 июнь 2022 - 19:17Шәмнәр кабынды... Хәтер һәм кайгы көне җитәрәк Тәтештә “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясе узды.9400
-
23 июнь 2022 - 17:28Зур Әтрәчтәге универсаль стадионда “Нур” агрофирмасы кубогына футбол ярышы уздырылды Алты команда арасында җиңүче исемен алу өчен кызу уен барды.16200
-
23 июнь 2022 - 15:55Китап укырга яратучылар игътибарына Район газетасы редакциясендә татар телендәге китаплар сатып алырга мөмкин.14500
-
23 июнь 2022 - 09:56Ольга Илларионова: “Үзем һәм дөнья белән бер дулкында яшим” ТРның атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре Ольга Илларионова кешеләрне кайгырту – аның язмышы, дип белдерә.10200
-
22 июнь 2022 - 16:48Тәтешлеләр Иваново Сабан туенда катнашты Иваново шәһәрендә матур гадәткә әверелгән өлкә Сабан туе булды, анда Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендәге безнең район делегациясе дә катнашты.17900
-
7 июнь 2022 - 09:03Тәтештә Украинада махсус операция барышында батырларча һәлак булган разведчигы Андрей Соколовский белән хушлаштылар
-
27 июнь 2022 - 06:2427 июнь – Россиядә яшьләр көнеРайон башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы яшьләренә мөрәҗәгать итә:2800
-
11 июнь 2022 - 09:21Рөстәм Миңнеханов 2022 елда Сабан туен уздыру уңаеннан республикада яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә Татарстанда Сабан туе уздыралар.57000
-
11 июнь 2022 - 08:19Айтишниклар армиядә хезмәт итүдән кичектерелә ала Җавап бирә Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин.54000
-
12 июнь 2022 - 12:08Юрий Долгов: Миңа ул газета яздырырга кушты 2022 елның 6нан 16 июненә кадәр ташламалы яздыру ункөнлеге үтәчәк.53200
-
2 июнь 2022 - 13:371 июнендә өч мәктәп яны лагерьлары һәм хезмәт һәм ял лагерьлары ачылды Хезмәт һәм ял лагерьлары программалары хезмәтнең ял итү чаралары белән гармонияле яраштырырлык итеп эшләнде.50300
-
11 июнь 2022 - 06:22Бакырчы авылында өмә уздырганнар Авыл җирлеге активы коймаларны матурлап буяды.50000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Калашникова Елена Викторовна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 61
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика