Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш стажымны раслагыз...

Узган ел район архивына 2048 граждан мөрәҗәгать иткән.

Һәр сорауга җавап бирү өчен, аның хуҗасы Фәһимә Хәлиловага көн саен йөзләгән документ актарырга, тикшерергә һәм мәгълүматларны ачык­ларга ­туры килә. Чөнки кеше бирегә матди, милек проблемаларын хәл итү өчен архив документлары эзләп килә яки хат язып җибәрә, чөнки кайвакыт аның киләчәк тормышы шул алынган белешмәләргә бәйле була.

Бихисап архив документлары арасыннан кирәклесен тизрәк эзләп табу өчен, ә биредә 28711­ берәмлек исәпләнә, алар барсы да фондлар буенча бүленгән. Монда идарә һәм шәхси состав документлары да, туу турындагы документлар да саклана.

Биредә кирәкле мәгълүматларны тиз арада табып бирү өчен, аларның электрон базасын булдыру эшләре алып барыла. "Архив фонды" программалы комплексы, "Гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатен исәпкә алу" программасы булдырылган.

Стаж һәм хезмәт хакларын раслау буенча гаризалар шактый күп. Бер көнлек почтада - 63 сорау. Шул хатлар буенча районнан киткән якташларыбызның тормышын да өйрәнергә мөмкин. Эшне тизләтү өчен архивның пенсия фонды белән үзара электрон комплекс­лы VIP NET CLIENT прог­раммасын урнаштыруга архив тарафыннан гариза бирелгән.

Архивтан башка тормышның бер генә көнен дә күз алдына китереп булмый, чөнки анда районның сәяси, икътисади, социаль һәм мәдәни үсешен яктыртучы документлар саклана. Мәсәлән, 1932 елда Тәтештә яшәүчеләрнең 5 меңнән артмавын, 21 сәүдә ноктасы булуын һәм анда 45 кеше эшләвен, ә авылларда 80 кибет булып, аларда 105 кеше хезмәт күрсәтүен без архив материаллары аша гына белә алабыз.
Киләсе буын өчен тарихи дөреслекне саклау - архив максатларының берсе. Бүгенге көндә ул 90 квадрат метр мәйдан били һәм инде 112 процентка тулган.

Даими һәм вакытлыча сак­ланучы документлар һәр оешмада бар. Предприя­тие һәм оешмаларның архив фондларын туп­лап баручы кешеләрнең җаваплы­лык­лары зур. Документлар бербөтен булырга һәм сакланырга тиеш, чөнки аларның һәркайсында - кеше язмышы. 1726 елда ук Сенатор указында: "Эшләрне югалмаслык урында сакларга, ә архив биналарын карап торырга, әгәр түбәләре тишек булса, кичекмәстән ямарга, су үтүдән документлар зыян күрергә тиеш түгел", - диелгән булган.

Райбашкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Фәһимә Хәлилова ведомство архивларыннан авыл хуҗалыгы техникумын, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасын, җир кадастрын, федераль казначылык хезмәтен һәм башкаларны иң яхшыларның берсе дип атый.

Хәтта үз тормышыбыздагы барлык даталарны һәм вакыйгаларны хәтергә сеңдереп, барлык белешмәләр, хатлар һәм күчермәләр запасын туп­лап калып булмый. 30-50, 80 елдан соң кирәкле булган документларның киләчәк буынга нинди хәлдә килеп җитәчәге бүгенге көндә алар белән эшләү­челәргә һәм аларның сакланышын тәэмин итүчеләргә бәйле. "Кешеләр сораган мәгълүматларны раслап бирүе, ярдәм итә алу, аларны якыннан танып белмәсәң дә, күңелгә рәхәтлек бирә", - ди Фәһимә Сафиулла кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев