Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш эзләгәндә

Вакансияләр ярминкәсенә эш табу теләге белән 60ка якын кеше килде.

Чакырылган күп кенә предприятие һәм оешма җитәкчеләреннән бары тик "Содружество", райпо, "ИделСтрой", "Фоника-Гипс", авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре генә катнаштылар. Федеровка җирлеге башкарма комитеты секретаре Тать­яна Аксенова үзенең эшсезләрен (23тән 8ен) алып килгән.

Мәшгульлек үзәге белгечләре бушлай укырга һәм ихтыяҗ булган һөнәрләрне үзләштерергә тәкъдим иттеләр. Мәшгульлек хезмәтләре турында видеоролик күрсәтелде. Нәтиҗәдә мәшгульлек үзәге эшкә 11 юллама бирде, шул исәптән "ИделСтрой"га - 2, райпога - 3, "Содружество"га - 2, "Фоника-Гипс"ка - 4. Әгәр эш белән тәэмин итүчеләр бу чарага карата игътибарлылык күрсәтсәләр, тагын кем дә булса, бәлки, үзенә эш тапкан булыр иде. Әмма, безнең авыл товар җитештерүчеләре ветбелгечләргә, терлекчеләргә, механизаторларга, бухгалтерларга, аш пешерүчеләргә мохтаҗ булсалар да, ярминкәгә килмәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев