Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Екатерина” юлы һәм “пролетар” станы турында

Гаҗәп, кайвакытта хәтта газетага мәкаләләр язу өчен тема  булырлык вакыйгалар бер көн эчендә була да куя. 

(Тәтеш, 6 август, “Тәтеш таңнары”). Торак пунктларда яшәүчеләр урыннарга, объектларга, урамнарга еш кына үз исемнәрен бирәләр: Тәтештә дә “Екатерина” юлы һәм “пролетар” станы якынча шулайрак барлыкка килгән. 

Шәһәребездәге Бөек Екатерина үткән юллар булуы турында сезнең күпләрегез белдеме икән? Моңа матур риваять буларак карарга мөмкин, ләкин, шул ук вакытта, районыбыздагы кайбер почмакларда юл булуы моңа ачык дәлил. Берничә ел элек мин моны Ямбакты авылы янында күрдем, һәм менә, күптән түгел генә, шундый ук юлның бер өлешен “пролетар” станына алып баручы сукмактан ерак түгел генә таптык. Ул ак таш түшәлгән, яңгырлар яву һәм вакытлар узу белән бераз кырылган өслекне тәшкил итә.

Әлеге юлны читләтеп үтеп, июль көннәренең бер­сендә ахи­рәтләрем бе­лән бергәләп Идел ярына, дулкыннар шавы, учактан күтәрелгән төтен исе һәм кояш җылысы белән хозурланырга барабыз. Юлыбыз куе булып үскән өрәңгеләр күләгәсе аркылы үтә. Кемдер юлчылар һәм балыкчыларны кайгыртып, тау битләренең кайбер урыннарына баскычлар ясаган. Һәм менә ул, “пролетар” станы. Ул эшче классларны күз уңында тотып түгел, ә Идел ярыннан төшкәндә Пролетар урамы башланган җирдә урнашканлыктан, җирле кешеләр тарафыннан шулай дип атап йөртелә. 

Балчыклы ярга терәлеп торган берничә көймә үз хуҗалары килүен көтә, без инде, бераз чит­кәрәк китеп, җылынган чуерташларга уңайлы итеп урнашабыз.  
Вакыт сизелми дә уза, акрын гына эңгер-меңгер төшә. Ул да түгел без калкулыктагы агачтан эшләнгән каравыл өендәге яктылыкка игътибар итәбез. Тапталган сукмак буйлап, кызыксынудан туктап кала алмыйча, “маяк”ка таба китәбез. Безне каравылчы Юрий Чалышев каршы ала, сөйләшүдән соң аның элекке хәрби һәм педагог булганлыгы, Тәтештәге мәк­тәпләрнең берсендә ун ел хуҗалык мөдире булып эшләгәнлеге ачыклана. Ба­лыкчылар станындагы көймәләрне икенче ел инде каравыллый икән. 

– Әлеге база һәм балыкчылар станы совет заманында балык заводыныкы иде. Алар якынча 70нче еллар башында төзелгәннәр. Кайбер балыкчылар әйтүенчә, әлеге станда кайчандыр 140 көймә булган. Хәзерге вакытта алар нибары 26 гына. Сәбәбе – урбанизациядә. Резина көймә белән күпкә җи­ңелрәк: аны төрәсең дә, машинага куясың, яр­га килеп җиткәч, өреп ка­бартасың гына, – дип фикер йөртә Юрий Геннадьевич. 

Каравылчыларның бурычы, алар дүрт кеше, көндез һәм төнлә көймәләрне саклау. 

– Безнең махсус журнал бар. Менә бүген, мәсәлән, өч кеше иде. Шимбә һәм якшәмбедә күбрәк булды, – дип әңгәмәне дәвам итә Юрий Геннадьевич һәм безгә, чакырылмаган кунакларга киң күңеллелек күрсәтеп, чәй яки кофе белән конфет тәкъдим итә.

Каравыл өенә керәбез. Аның эчке ягы яшәр өчен яраклаштырылган авыл йортын хәтерләтә: бүрәнә стеналар, мич, кечерәк өстәл, ике карават, телевизор, китаплар куелган киштәләр, һәрчак булмаса да, кайчак­ларда каравылчылар аларны укыйлар һәм хәтта бүлмәгә хуҗаларча гайрәтләнеп кергән шушындагы мәче Маруська да авыл көнкүрешендәге мохитне тудыра.

“Эшегезнең кү­ңе­легезгә хуш килгән ягы нәрсәдә?” – дигән соравым Юрий Геннадьевичны бераз уйланырга мәҗ­бүр итә һәм философларча сөйләшүгә этәрә:
– Кеше эшләгәндә, ул барыннан элек, әлеге вакытларны каһәрли, “пенсия” исеме белән йөртелгән көнне түземсезлек белән көтә. Бәйрәм килеп җитә һәм синең гомер буе кемгә­дер кирәк булган­лыгың, нидер эшләвең, ә хәзер алай түгел икәнлеге ­ачыклана. Биредә, станда, минем ки­рәкле, файдалы булу мөмкинлегем барлыкка килә, югыйсә инде яшем дә бар, көчем дә әллә ни юк. Мисалга, бүген өйдән эшкә барганда дүрт тапкыр туктап алдым. Гомумән алганда, юлга уртача 50 минут китә. Йокыдан смена башланыр алдыннан берничә сәгать алда торам, тормозокны җыя башлыйм. Шахтер тормозогының нәрсә икәнлеген беләсезме? Тамак ялгап алу, дигәнне аңлата. Хатыным, барысын да алдыммы икән дип, гел тикшереп тора. Өйдә дүрт стена эчендә утыру бер нәрсә, ә монда – башкача. Эш акчада да түгел, ә кирәкле булуда.       

Көймә хуҗалары станга кил­гәч, һичшиксез бил­геләнеп чыгарга тиеш­ләр. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, берничә ел элек алар үз-үз­ләренә хезмәт күрсәтүгә кү­чәргә теләгәннәр, чиратлашып дежур торганнар, ләкин шулай да каравылчылар тоту кирәклеген файдалырак дип санаганнар. 

Юрий Геннадьевич Мәс­кәүдә туган, балачагында әнисенең кече ватаны Тәтешкә күченеп кайтканнар. 1972 елда мәктәпне тәмамлаган.

– Минем сыйныф җитәк­чем Валентина Алексеевна Белозерова иде, хәзер аны барысы да Трофимова буларак беләләр. Аның ярдәмендә мин хәрби юнә­лешне сайладым, – дип билгеләп үтә ул.

Юрий Геннадьевич яр буенда тавыш ишетеп: “Саша кайтты”, – дип, кайгыртучанлык белән утны кабыза. 

Без каравылчы өеннән чыгабыз һәм сөйләшкән арада караңгы төн җитүен һәм ярга төшкән сукмакны табуы да берникадәр читенрәк булачагын аңлый­быз. 

Шул чагында балыкчылар Виктор белән Александр безгә ярдәмгә килә­ләр һәм безне текә, таныш булмаган тау бите буйлап шәһәргә алып баралар.  Берничә минуттан без инде якты фонарьлар балкып торган Вахитов урамына килеп чыгабыз. Озатучыларыбызга рәхмәт әйтеп, йортларыбызга таралышабыз.

Кечерәк сәяхәтебез менә шулай тәмамланды, анда бар да булды: “Екатерина” юлы да, дулкыннар шавы да, балыкчылар станы да, текә сукмаклар да һәм хәтта мәче Маруська да...  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев