Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Экология” проекты буенча урманнарны саклауга Татарстан Республикасында 200 миллион сум акча сарыф ителер дип ниятләнелә.

Республикабызда агымдагы елда 4,8 мең гектар мәйданда урманнарны яңарту, 11 мең тонна орлык һәм 30 миллион үсенте әзерләү планлаштырыла.

(Тәтеш, 17 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проектын тормышка ашыру өчен быел федераль бюджеттан 197,7 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Шул исәптән, 46,4 миллион сумы урман хуҗалыгы, янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлар сатып алуга билгеләнгән.

Әлеге акчалар ярдәмендә 4,8 мең гектар мәйданда урманнары яңарту эшләре уздырырга, 11 тоннадан күбрәк орлык хәстәрен күрергә, 30 миллионнан артык агач үсентесе үстерергә ниятләнә. Татарстан Республикасындагы урманнарны саклауга былтыр федераль бюджеттан 121 миллион сум акча бүлеп бирелгән булган. Унбер тонна төрле агач орлыклары һәм имән чикләвеге җыелган, 2,4 мең гектар мәйданда яңадан урманнар утырту башкарылган, шулай ук техника һәм җиһазлар сатып алынган.

“Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты – “Экология” илкүләм проекты һәм “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Аның максаты – урманнарын саклау һәм аларны мәйданын киңәйтү. 

фото: архив/Авангард

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев