Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Экологлар Тәтешкә дә киләләр

    Районнар территорияләрен санитар чистарту ике айлыгының барышын экологлар да күзәтәчәкләр.

    Бу вакытта ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары санитар чистарту һәм санитар-экологик таләпләрнең үтәлешенә күзәтчелек итү максатында авылларга һәм шәһәрләргә рейдка чыгачаклар. Калдыкларны саклау кагыйдәләренең бозылуы, сулыкларның, табигатьне саклау зоналарының пычрануы контрольгә алыначак, ә гаеплеләр җәзага тартылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: