Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Экспонатлар арасында – мамонт теше һәм инкыйлабка кадәрге китаплар

Тәтештәге 1нче урта мәктәп базасында уку йортының тарих музее күп елдан бирле эшли. Бүгенге көндә аңа Николай Зубрилин җитәкчелек итә.

(Тәтеш, 19 октябрь, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова (автор фотосы) ). “Бөек Ватан сугышында катнашкан, РСФСРның атказанган укытучысы Геннадий Пигузов тарафыннан 1959 елда мәктәптә беренче туган як музее уку йортының иске бинасында ачылган була. Безнең мәктәп бинасында инде музей 2005 елда торгызылды. Ул Җиңү көнендә ачылды”, – дип сөйли Николай Владимирович. 

Мәктәпнең тарих музеена уку йорты оешудан алып хәзерге вакытка кадәрге фотосурәтләр һәм документлар урнаштырылган. Аларның кай­берләрен торгызыр өчен, ТРның Дәүләт архивларында эшләргә туры килгән.

Музей экспозицияләрендә Бөек Ватан сугышына аерым урын бүлеп бирелгән. Стендларда мәктәп укучыларының, 1941-1945 елларда хәбәрсез югалучыларның сурәтләре, ветеран укытучыларның фото­рәсемнәре урнаштырылган. Уку йорты чыгарылышлары арасында Әфганстанда һәм Чечняда хәрби бәрелеш­ләрдә катнашучылар да бар. Алар турындагы мәгълүматлар шулай ук күргәзмә залында урын алган.

“Музейда сез иң кадерлесе нинди экспонат дип саныйсыз?” – дип кызыксынабыз без Николай Вла­димировичтан. “Аларның барысы да минем өчен кадерле. Мамонт теше, инкыйлабка кадәрге китаплар, хәзер инде шулай ук тарихка кереп калган совет вакытындагы әлифба”, – дип җавап бирә ул, бераз уйланып торгач.

Семинарларда һәм конференцияләрдә катнашучылар,  элекке һәм хәзерге укучылар уку йортындагы музейга килүчеләр булып тора. Экскурсияләрне бары тик Николай Владимирович һәм тарих укытучылары гына түгел, шулай ук мәктәп укучылары үзләре дә үткәрә, бу үсеп килүче буынны патриотик тәрбия­ләү үрнәге булып тора. “Килүчеләрнең фотосурәтләрдә үзләренең туганнарын, әбиләрен һәм бабайларын табуы сөендерә. Хәтта елаган очраклары да була”, – ди музей җитәкчесе. 

Аның әйтүенчә, фонд күпчелек уку йорты чыгарылыш­лары ярдәмендә тулылана, алар мәктәп тарихы белән бәйле шәхси фото­рәсемнәр, документлар, әйберләр алып килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев