Электр приборлары белән сак булыгыз
Көнкүрештә электр техникасы җайланмалары куркынычлылык чыганагы булырга мөмкин.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр Баш идарәсенең Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлегенең өлкән инспекторы Андрей Харитонов саклык чаралары турында сөйли:
– Электр үткәргечнең, электр приборларының һәм аппаратурасының төзеклеген, шулай ук розеткаларның, вилкаларның һәм электр шнурларының төзеклеген тикшереп торырга кирәк; изоляциясе таушалган электр үткәргечне кулланырга ярамый. Бер үк вакытта электр челтәренә берничә, бигрәк тә тройник ярдәмендә бер үк розеткага электр приборын тоташтыру тыела, бу электр үткәргечнең артык йөкләнешен һәм кыска ялганышын китереп чыгарырга мөмкин. Ут чыбыкларын газ һәм су торбаларына, җылыту системасы батареяларына беркетергә ярамый. Электр озынайткычның кабелен келәм астына, ишек бусагалары аркылы куеп калдырырга ярамый. Көнкүрештә бары тик сертификацияләнгән электр әйберләреннән генә файдаланырга кирәк. Кулдан ясалган электр саклагычларны, электр җылыту приборларын куллану тыела; кабызылган приборларны, бигрәк тә югары температуралы җылыту приборларын – электр чәйнекләрен, кайнаткычларны, эретеп ябыштыргычларны һәм электр плиткаларын күзәтүсез калдыру тыела. Йортыгыздагы җиңел кабынып китүчән җиһазларның җылыткыч электр приборлары өслегенә тиеп тормавын тикшерергә кирәк. Электр лампаларын һәм яктырткычларны кәгазь, тукыма һәм башка янучан материаллар белән томаламаска кирәк. Электр җылыткычны төнгә кабызмагыз, өстәвенә, ул урын-җир яисә башка янучан әйберләр янында булса. Бу гади кагыйдәләрне үтәп, сез үзегезне һәм күршеләрегезне куркыныч бәла-казадан – ут-күз чыгудан саклыйсыз.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев