Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Электр җылыткыч приборларын кулланган вакытта 8 куркынычсызлык кагыйдәсе

Районның янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы ­Роман Горбунов түбәндәге кагыйдәләрне ­үтәргә өнди:

(Тәтеш, 19 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Электр җылыткычларын дөрес кулланмау нәтиҗәсен булдырмас – яна торган җылыткычтан алып янгында көлгә әйләнгән фатир яки йортка кадәр, ә иң куркынычы – кешеләрнең үлемен китереп чыгармас өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Районның янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы ­Роман Горбунов түбәндәге кагыйдәләрне ­үтәргә өнди:
• вак һөнәрчеләр тарафыннан җитештерелән электр җылыткыч приборларын куллануга юл куймагыз, электр җылыткыч приборларын электр челтәрендә кабызган килеш күзәтүсез калдырмагыз;
• электр җылыткыч приборларын пәрдә, йомшак җиһазларга якын урнаштырмагыз;
• электр челтәрендә саклау аппараты сыйфатында калибрсыз эрүчән ялгау  –  “жучоклар” кулланмагыз;
• электр чыбыкларының төзеклеген күзәтегез (электр шнурлары, төзексез булган изоляцияләр алыштырылырга тиеш);
• электр шнурларын “чолгап” тоташтырмагыз,
электр җылыткыч приборлары өстендә кер киптермәгез;
• әгәр янгын чыкса, ул чакта беренче чиратта “01” телефоны буенча янгын каравылын чакырыгыз, адресны, нәрсә янганын төгәл итеп әйтегез, һәм шуннан соң кул астындагы әйберләр белән янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндерергә керешегез;
• әгәр янгын “котырына” башлый икән һәм утны үзегез генә сүндереп башкара алмасагыз, ул чакта электрны һәм газны сүндереп, ишекләрне тыгыз итеп ябып, бинадан чыгарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев