Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әмма резервлар бар әле

Узган атнада "Татарстан" һәм "Родина" агрофирмаларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең киңәшмәләре булып узды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре февраль ае эшләренә анализ ясадылар.

"Тулаем ике айда әйбәт эшләнде, - диде идарә начальнигы Евгений Курков, - мөгезле эре терлекләр 98 башка артты (былтыргыга караганда - 101 процент), маллар үсеше 27,9 центнерга (101 процент) күтәрелде, сөт тә 588 центнерга күбрәк җитештерелде (103 процент), район буенча бер сыерга уртача савым 685 килограмм тәшкил итте (узган елгы дәрәҗәгә карата +24 килограмм). Әлбәттә, мондый күрсәткеч белән сөт сату да артты (106 процент).

Шуннан соң барлык хуҗалыкларда терлекчелекнең һәр юнәлеше буенча башкарылган эшләр анализланды. Һәр сыердан сөт савып алу буенча "Заһидуллин" КФХ (1072 килограмм), "Сафиуллов" КФХ (916), "Колос" агрофирмасы" ҖЧҖ (765), "Парадиз" ҖЧҖның (725) күрсәткечләре югары. Ә шул ук вакытта ай йомгаклары буенчы "Волга" һәм "Родина"да савым түбән.
Хуҗалык икътисадына йогынты ясаучы мөһим күрсәткеч - сөт сату. Җитәкчеләр алдына продукциянең товарлылыгын 90 проценттан төшермәү бурычы куелды. Билгеләп үтелгәнчә, бозаулар үлемен дә киметә алганнар, ул үрчемнең 5 процентын тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 2013 елдагы эшләрен тулырак күзаллау өчен авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре бер гектарга акча кереме, эш хакы дәрәҗәсе, рентабельлек, кредиторлык бурычы, сөт җитештерү кебек күрсәткечләр буенча хуҗалыкларның тоткан дәрәҗәсен билгеләгәннәр. Беренче бишлектә - "Сафиуллов" КФХ, "Яңа юл", "Колос", "Маяк", "Авангард" хуҗалыклары.
Төбәк киңәшмәләре ахырында язгы кыр эшләренә әзерлекнең барышы турындагы оператив хәбәрләр тикшерелде. Ягулык-майлау материаллары, ашламалар запасы булдыру, тракторларны ремонтлау турында әле барсы да кайгыртмый булып чыкты.

Билгеләп үтелгәнчә, "Колос", "Авангард", "Маяк", "Яңа юл" ашламалар кайтару буенча актив эшлиләр, ә "Агросоюз", "Парадиз" хакында моны әйтеп булмый. Бер гектар сөрү җирләренә кирәкле булган 68 килограммның районда 22 килограммы гына бар (көзен уҗым басуларына кертелгән 27 килограммны исәпкә алып), ә бәяләр көн саен арта.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында районда 1 апрельдән 6сына кадәр авыл хуҗалыгы предприятиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлегенә үзара тикшерү үткәреләчәк, шул уңайдан авыл хуҗалыгы машиналарын 25 мартка кадәр агрегатлаштыруны тәмамлау бурычы куелды. Фаразлаулар буенча, мартны җылы булыр дип вәгъдә итәләр, һәм, бәлки чәчүгә дә былтыргыдан берникадәр иртәрәк чыгарга туры килер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев