Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Энергетиклар һәрвакыт югарылыкта

2022 елда “Челтәр компаниясе” АҖ электр тапшыру линияләренең иң яхшы бригадасы ­исеме өчен электромонтерлар бригадаларының ­республика ярышларында җиңүче дип Буа электр челтәрләре бригадасы танылды, алар арасында тәтешлеләр дә бар иде.

(Тәтеш, 10 август, “Тәтеш таңнары”). 

Узган атнада Тәтеш РЭЧ өйрәнү-күнегүләр полигонында гомуми системалы ярышлар узды, анда 9 команда катнашты. Өч көнлек ярышларда катнашучылар алдында Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков район башлыгы исеменнән сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул компания хезмәткәрләренә сыйфатлы өзлексез эшләүләре өчен рәхмәт белдерде һәм энергетиклар эшенең аеруча мөһимлеген билгеләп үтте, һәм барысына да нәтиҗәле эшләүләрен теләде.

– Тугыз филиалдан иң яхшы бригадалар килде – алар производствода һәм ярышларда яхшы күрсәткечләр күрсәткән кешеләр, – дип билгеләп үтте “Челтәр компаниясе” АҖ генераль директоры урынбасары, техник директор Альмир Латыйпов.

Ярышлар флагын күтәрү хокукы Буа электр чел­тәрләре командасына – 2021 елда узган ярышлар чемпионнарына ышанып тапшырылды.

Иртәдән кичкә кадәр өч көн дәвамында электромонтерлар бригадасы эш-хәрәкәтләренең көйле булуын күрсәтте, сыйфат өчен борчылып, биремнәрне дөрес һәм оператив үтәргә тырыштылар. Команда әгъзаларының гамәлләрен квалификацияле судьялар җентекләп тикшерделәр, алар баллар куйдылар, кайбер очракларда җитештерү технологиясендәге кимчелекләре өчен штраф бирделәр. Энергетикларның ялгышырга хокук­лары юк – алар барлык гамәлләрне дә ток көчәнеше астында ­башкаралар. Бригадалар белән оператив җитәкчелек иткән диспетчерлар да үз гамәлләренә бәя алды.

Көрәш киеренке булды. Нәтиҗәдә Буа электр чел­тәрләре командасы җиңүче дип танылды.

– Җиңүләренә шикләнмәдем. Буа электр челтәрләре командасы республикада иң яхшысы. Коллективның профессиональлеге, бердәмлеге, нык команда рухы аркасында, өч ел рәттән, 2019 елдан башлап, ярышлар чемпионы Кубогын яулыйлар. Бу квалификациянең югары дәрәҗәсе турында сөйли, – дип ассызыклады Тәтеш РЭЧ начальнигы Виктор Демагин. – Фирдүс Гыйльметдинов – электр тапшыру линияләренең иң яхшы мастеры, Алексей Нестеров электр тапшыру линияләренең иң яхшы электромонтеры булды. Команда әгъзаларының һәрберсе үз осталыгын югары дәрәҗәдә күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев