Әни ашлары кебек...
Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы ашханәсендә көн саен дүрт хатын-кыз өйдәге кебек тәмле ризыклар әзерлиләр.
Техникумда тынлык - дәресләр бара. Буш коридорга яңа пешкән камыр ризыклары исе таралган, һәм ул, әлбәттә, ишек ярыкларыннан һәр аудиториягә үтеп кергәндер. Төшке аш вакыты. Менә кыңгырау яңгырады, тирә-якта сөйләшкән, көлешкән тавышлар, кесә телефоныннан яңгыраган көйләр үземнең студент елларымны искә төшерде. Ашханә янында чират барлыкка килде, ашыкмасалар да, витринадагы төрле салатларны тиз арада алып бетерделәр. Аш пешерүчеләр һәркемгә елмаюлы караш ташлап, студентлар сораган ашларны салып бирәләр. Һәр тәлинкәдә ит кисәге. "Котлет, тефтели, әллә тавык кирәкме?" - дип сорый аш таратучы. Камыр ашлары тау кебек өеп куелган, бүген кәбестә һәм повидло сумсалары пешергәннәр. Аларны көнгә 300 данәгә кадәр сатып алалар икән! Берсеннән-берсе тәмле шундый ризыкларны пешерү серләрен 35 елдан бирле плитә янында кайнашучы Әлфия апа Сәлахетдиновадан да яхшырак белүче юктыр. Ачык йөзле ашханә мөдире Ризидә Кәлимуллинаның да эш стажы 30 елга якын. "Безнең өчен зур табыш ул, үз эшенең остасы, җаваплы кеше", - ди аның хакында техникум директоры Марат Фазлыев. Моннан да яхшырак бәяне биреп булмый.
Кухнядагы дүрт ханым көнгә дүрт йөздән артык кешегә хезмәт күрсәтә - бу искитмәле! Ризыкларны тәмле итеп пешерү өчен күпме көч сарыф ителгән һәм шул ук вакытта хуҗабикәләргә генә хас ягымлылык та сакланган. Ашханәдә читтән килүчеләр дә тукланалар, аларны ашамлыкларның арзанлыгы гына түгел, ә сыйфатлы, эшләүчеләрнең кунакчыллыгы, чисталык та җәлеп итә.
- Барсына да ничек өлгерәсез, дип сорыйм мөдирдән. - Эшебез бик иртә башлана, сәгать 11гә кадәр сөйләшергә дә вакыт булмый, кызларыбыз бердәм һәм дус, бер-беребезне ярты сүздән һәм күз карашыннан аңлыйбыз. Барсы да уңган-булганнар бит. Әлфия апа - камыр ашлары, Фирая Вәлиәхмәтова белән Гөлия Насретдиновалар аш пешерү осталары, - дип мактый Ризидә ханым үзенең хезмәттәшләрен. - Безнең барлык ризыклар да яхшы сыйфатлы, бәрәңге, кишер, суган, яшел тәмләткечләр үзебезнең ярдәмче хуҗалыктан. Кәбестәләрне яңа елга кадәр башлата саклыйбыз, аннан соң җитмешәр литрлы җиде мичкәгә тозлыйбыз, ә майдан инде иртә өлгерә торганын куллана башлыйбыз. Кыяр, помидорларны да көзеннән тозлап куябыз.
- Ризыклар ошыймы? - дип сорадым, таныш студент кыздан.
- Әни ашлары кебек, - диде икенче курста укучы Ирина. "Кайвакыт өйдә дә биредәге кебек булмый", - дип сүзгә кушылды янәшәдә утырган егет.
- Ашханә тоту авырмы? - дип сорадым техникум директорыннан.
- Сәламәтлектә экономияләмибез, - дип сөйли Марат Галимҗанович. - Ашханә өчен продуктларны сыналган, рөхсәт документлары, продукциягә сертификатлары булган күмәртәләп сату базасыннан гына алабыз. Башлангыч производство звеносы студентларына (9нчы сыйныфтан соң укучыларга) төшке аш бушлай, моның өчен дәүләттән 33әр сум бүленгән. Чынлыкта бу кыйммәткәрәк төшә. Ризыклар сыйфатлы һәм шул ук вакытта бәяләре дә арзан. Электр энергиясенә, суга, газга булган җитди чыгымнарны техникум үз өстенә ала. Туклану бәяләренә алар керми.
Сыйфатлы укыту, шуңа өстәп аш пешерүчеләрнең ихлас кайгыртучанлыгы нәтиҗәсендә - студентларның йөзләре алсу алмадай, күзләре балкып тора һәм зиһеннәре үткен. Туклансыннар, исән булсыннар, ә сәламәтлек белән шаярырга ярамый. Студентлар, аларга ничә яшь булса да, барыбер балалар. Безнең өчен иң мөһиме - аларның һәм шулай ук бөтен коллективның сәламәтлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев