Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Эш тәҗрибәсе зур

    Үтәмештә яшәүче Әдип Җаббаровның бөтен тормышы терлекчелек белән бәйләнгән.

    Без аны хезмәт урынында, "Бакырчы" ҖЧҖ фермасында очраттык, ул анда мөдир булып эшли. "Сез мине әле хәзер генә чиста киемнән күрәсез, шундый вакытлар булды, терсәктән пычракта эшләдек. Кешеләр башкарган хезмәтнең яртысын бүген техника үз өстенә алды", - диде ул.
    Әдип Мәхмүтгәрәй улы Чиләбе өлкәсе Копейскта якты дөньяга аваз сала. Тумышлары белән Үтәмештән булган ата-анасы белән бергә Тәтеш районына күченеп кайта, ул чакта аңа җиде яшьләр тирәсе була. Мәктәптән соң Әтнәнең Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый һәм "Алга" колхозына зоотехник булып урнаша. "Эшкә мотоциклда йөрдем", - дип искә ала ир-ат.
    Аның эш көне хуҗалык территория­ләрен карап чыгудан башлана. Барысы да урыннарындамы, коллектив хезмәткә керешкәнме, терлекләр өчен азык тиешле сыйфатлымы, терлекчелек биналарында тәртип үтәләме икәнлеген тикшереп чыгарга кирәк.
    Сайланган һөнәренә кырык ел хезмәт итү эчендә ул хуҗалыкта барган төрле вакыйгаларның шаһиты булган. Сиксәненче елларда штатта алтмыштан күбрәк кеше, мөгезле эре терлекләрнең саны 2400 булуын хәтерли. Ике меңенче еллар башында хуҗалык таркалыш кичерә, хезмәт хакын тоткарлык белән бирәләр, елга ике тапкыр. Ул чакларда күпләр эшләреннән китә, яшәү урыннарын калдыра, әмма Әдип Мәхмүтгәрәй улы үз эшенә тугры кала. Хәзер дә әле, пенсиягә чыгар алдыннан, ир-атның нияте алга таба да эшләү, "сәламәтлеге мөмкинлек биргәндә", хәтта мәшәкатьләр күбәйсә дә, чөнки кыска вакыт эчендә "Бакыр­чы" ҖЧҖда баш саны бермә-бер арткан - 216дан 590га кадәр, ә хуҗалык тагын да үсә бара.
    "Эшем ошый, хезмәт хакын вакытында алам. Иң мөһиме, азык җитсен һәм техника сынатмасын", - ди ферма мөдире.
    Әдип Җаббаровның яшь чагында Үтәмештән Бакырчыга кадәр мотоцикл белән җилдәй җилдереп йөрүенә кырык ел узган. Хәзер ул - тәҗрибә белән зирәкләнгән, куелган бурычларын җиңел генә башкаручы һәм үз һөнәре хакында барысын да белүче ферма мөдире.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: