Эшкуар хокук бозган
Алкоголь законсыз әйләнештән алынган.
(Тәтеш, 10 июль, "Тәтеш таңнары"). “Юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар белән үзара эшләмәү контроле буенча чаралар йөкләмәсен үтәү барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре алкоголь продукцияләрне сату вакытын чикләүне бозып, алкоголь продукцияләр сату факты билгеле булды”, – дип хәбәр итте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эксперт-белгече Елена Сазонова. Райондагы авылның сәүдә объектын тикшерү шулай ук әлеге сәүдә ноктасында сыра эчемлекләренең җитештерү һәм әйләнешенең легальлеген раслаучы документлар булмавын ачыклау мөмкинлеген биргән.
Законсыз әйләнештән 100 литрдан артык сыра һәм сыра эчемлекләре алынган. Административ тикшерү нәтиҗәләре буенча материаллар рәсмиләштереләчәк һәм чаралар күрү өчен вәкаләтле органнарга юлланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев