Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшлекле тәтешлеләр үзләрен бизнеста сынап карыйлар

Кибетләр, чәчтарашханәләр ачыла, игенчелек белән шөгыльләнә торган мини-фермалар, КФХлар барлыкка килә. Кемнәрнеңдер эшләре җай гына бара, кемдер элегрәк кабул ителгән карары турында үкенеп, предприятиесен ябарга мәҗбүр була.

Бүгенге көндә районда 87 кече һәм урта бизнес объекты бар, аларда 336 шәхси эшмәкәр шөгыльләнә. Агросәнәгатьнең, хезмәт күрсәтү өлкәсенең, төзелешнең, сәүдәнең үз алдынгылары бар.
Машиналарны газ җайланмасында заправкалау белән шөгыльләнәчәк тагын бер инвестор "Тәтеш" сәнәгать мәйданчыклары резидентлары биләп алган мәйданнарны үзләштерүен дәвам итә. Тәтеш эшкуарлары авыл хуҗалыгына юнәлтелгән үзләре өчен уңайлы һәм урынлы республика программаларында бик теләп катнашалар. "2015-2017 елларга ТРның башлангыч фермерларына ярдәм" программасында катнашкан башлангыч фермерлар Гөлнара Шәмсетдинова (Үтәмеш, сөт терлекчелеге), Илназ Гатауллин (Олы Тормы, үсемлекчелек), Фиргать Хөснетдинов (Кече Тормы, сөт терлекчелеге) менә шулай агымдагы елда грантка ия булдылар.
"2015-2017 елларда ТРда КФХ базасында терлекчелек фермаларын үстерү" республика программасына гариза бирүчеләр дә грант оттылар, Алабирдедән Фирдүс Җәләлиев (мөгезле эре терлекләрне симертү), тәтешле Дамир Шәйдуллов (3000 күркәгә кошчылык фермасы) һәм Надежда Чербаева (5000 казга кош­чылык фермасы). Бизнес белән шөгыльләнү, хәтта кече булса да, даими рәвештә белемеңне үстереп торуны таләп итә. Бу өлкәдә татарстанлыларга GoogIe компаниясе "Бизнес класс" республика мәгариф проекты һәм "Россия Саклык банкы" ААҖ ярдәм итәчәк. "Бизнес класс"­та (20 кешегә план белән) безнең районда 40 кеше теркәлгән, шуларның 27се укый башлаган инде. Болар башлангыч эшкуарлар да, шулай ук тәҗрибәлеләр дә, шул исәптән райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Курков та. Укучылар исәбендә шәхси эшмәкәрләр, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчеләре.
"Укуның кыйммәте шунда, без уңышлы бизнесменнар белән аралаша, эшкуарлык эшчәнлеген алып бару тәҗрибәсен уртаклаша, яңа технологияләр белән таныша, үзебезнең белемебезне үстерә алабыз", - дип билгеләп үтте Евгений Курков.
Алты айлык өйрәнү курслары безнең эшкуарларга бизнес-мохитне яхшырак аңлау һәм үз эшен үстерү өчен кирәкле белемнәрне алу мөмкинлеге бирә, бизнесны ничек итеп табышлы итәргә дигән төп сорауга җавап табарга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев