Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре артты

    2022 елның 1 гыйнварыннан Тәтеш районының 6944 эшләмәүче пенсионерының иминият пенсиясе 5,9 процентка артты.

    (Тәтеш, 15 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). РПФның Татарстан Республикасы буенча Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, артуның уртача күләме 900 сум тәшкил итә. Иминият пенсияләре билгеләнә торган шәхси пенсия коэффициентының күләме 104,69 сум (2021 елда – 98,86 сум) тәшкил итә. Иминият пенсиясе белән бергә аңа беркетелгән түләү 5,9 процентка индексацияләнә, ул 6401,10 сум тәшкил итә.

    – Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы күләме артты, ул 9250 сум тәшкил итте. Барлык эшләмәүче пенсионерларга, матди тәэмин ителешнең гомуми суммасы төбәктәге яшәү минимумыннан түбән булучыларга, 2022 елның 1 гыйнварыннан пенсиягә федераль социаль өстәмә билгеләнә. Әлеге өстәмәне районның 379 пенсионеры ала, аның күләме уртача 2545,09 сум тәшкил итә, – дип сөйләде РПФның Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте бүлеге җитәкчесе Ирина ­Большакова.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: