“Эшләр нәтиҗәле булырга тиеш”
Коррупциягә каршы хәрәкәт мәсьәләләре контрольдә.
(Тәтеш, 2 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Шулай итеп, узган атнада Тәтеш муниципаль районында коррупциягә каршы хәрәкәт буенча комиссиянең чираттагы утырышында районда муниципаль кирәк-яракларны тәэмин итү өчен товарлар сатып алу, эшләр, хезмәтләр күрсәтү өлкәсендәге законны үтәү анализланды.
Комиссия әгъзалары һәм чакырылучылар – район прокуроры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге вәкилләре, оешмалар җитәкчеләре, шулай ук районыбыздагы контроль-хисап палатасының 2020 елның беренче ярты еллык эше хакындагы мәгълүматны тыңлады.
Утырышта мәгариф өлкәсендә коррупциягә каршы эшчәнлек өлкәсен тикшерделәр.
Киңәшмәне безнең район башлыгы Рәмис Сафиуллов алып барды. Тәтеш районы башлыгы нәтиҗә ясап, киңәшмәдә катнашучыларга урыннарда һәрдаим системалы эш алып бару, коррупциягә каршы хәрәкәт буенча эшкә аерым игътибар бүлеп бирү, коррупциягә каршы эшчәнлек өлкәсен яктырту һәм киң җәелдерү таләбе белән мөрәҗәгать итте.
“Коррупцияне булдырмауны кисәтү эшләре җәмәгатьчелек тормышындагы барлык өлкәләрдә максатчан юнәлдерелгән һәм нәтиҗәле булырга тиеш”, – дип ассызыклады Рәмис Хатыйп улы.
Утырыш нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев