Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эт. Дусмы, әллә дошманмы?..

Узган атнада бәйсез этләрнең ташлануы турында редакциягә берничә шалтырату булды.

"Җиңүгә 50 ел урамында этләр көтүләре белән йөриләр, балалар һәм хатын-кызлар өйдән чыгарга куркалар", - дип хәбәр итте шул урамда яшәүче берәү. Райпоның, "24 сәгать" кибете сатучысы дүрт­аяклыларның кибет янында һәрдаим дежур торуларына, иртән эшкә барырга, кичен өйгә кайтыр­га куркыныч булуына зарланды. Берничә эт һәр шимбәдә хәтта базар павильонында йөри. 12 февральдә хезмәттәшләре белән булган хәлдән соң, хат ташучыларның да сабырлыклары тулып ташыган.

"Бу көнне, - дип сөйли Гүзәл Газизуллина, Проект урамында 2 йортка гына керәсе калган иде: кинәт шуларның берсе янында зур бер эт чылбырыннан ычкынды да, ырылдап бөтен көченә миңа ташланды һәм карга егып салып, тешләре белән эләктереп алып, селкергә тотынды. Куркуымнан өнсез калдым, кыймылдарга да, тыпырчынырга да батырчылыгым җитмәде, бары тик ачы тавыш белән кычкыр­дым гына. Шулкадәр курыктым, нәрсә булганын да хәтерләмим инде", - дип өстәде ул. Соңыннан ачыкланганча, йорты каршында кар көрәп ятучы бер ир көрәк тотып ярдәмгә килгән, әмма ул да берни эшләтә алмаган. Шуннан соң эт хуҗасы йөгереп чыккан һәм аны сөйрәп алырга тырышкан, ләкин ярсыган хайван һич тә корбанын ычкындырырга теләмәгән. Ул ничек җитте шулай аны куып җибәргән һәм мескен хатынны коткарган.

Үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегендә Гүзәл ханымга квалификацияле ярдәм күрсәткәннәр. Хәзер ул больничныйда: кулы, аягы, бот башы җәрәхәтләнгән. Кайчан эшкә чыгачагы һәм тулы көченә эшли башлаячагы әлегә билгесез. Миңа ташланган этне хуҗасы юк иткән икән, тик менә куркуны ничек җиңәргә диде ул. Хәтта хәзер дә, берникадәр вакыт үтүгә карамастан, шул хәлне искә төшерүгә аның тавышы калтырый башлый.

Бәхеткә каршы, бездә моның үлемгә китергән очраклары күзәтелгәне юк, тик шулай да, Алла сакласын.

Ачулары кабарган почта хезмәткәрләре болай диләр: "Әлеге хәл үзагымга куелган, кая гына мөрәҗәгать итмәдек - бернинди үзгәреш юк, безне барыбызны да этләр берничә тапкыр тешләгәннәре булды, җөй дә салдылар, күгәреп тә йөрдек..." Аларның һәркайсы явыз этләр яшәгән берничә адресны әйтте. "Ничек булдыра алабыз шулай котылабыз, кайвакыт газета-журналлар салынган сумканы да эшкә җигәбез, - дип, араларыннан берсе эт тешләгән эзләрне күрсәтте. - Ә бит без пенсия дә таратабыз, кайчак сумкаң бер якка, үзең икенче якка очасың".

Эт хуҗаларының бик сирәкләре генә моңа игътибар итә: бер-ике көн ишегалдында тоталар да, янә чыгаралар, кайберләре ул теш­ләми, юаш дип ышандыралар, икенчеләре эндәшмиләр, ә кайберләре сүгәргә үк тотыналар.

Болар хат ташучылар. Ә менә безнең үзәк район хастаханәсенә эт тешләп зыян күрүчеләр еш мөрәҗәгать итәләрме соң? Табиб-травматолог Азат Садыйков белән сөйләшкәннән соң, аңа 2013 елда - 30, быел 2 кеше мөрәҗәгать итүен белдек. Ул да бүгенге хәлгә бик борчыла: "Шәһәр һәм авыл урамнарында
йөрүче сукбай этләр куркыта. Бигрәк тә балалар өчен куркыныч, әле олы кешенең дә һәркайсы ярсыган эткә каршы тора алмый".
Кеше тормышы һәм сәламәтлеге бар нәрсәдән кыйм­мәт, диде Азат Исхак улы, әмма вакцинаны да арзан дип булмый.

Хәлне тулырак күзаллау өчен без кешеләр тәүлек әйләнәсе мөрәҗәгать итә торган кабул итү диагностика бүлегендә дә булдык. Биредәге саннар күбрәк булып чык­ты. 2013 елда эт тешләүдән 84 кеше мөрәҗәгать иткән, быел - 7. Күпләр җәрәхәтләре зур булмаганлыктан, тынычланып калганнар, кайберләренә тулы дәвалау курсы үтәргә туры килгән.

Әлеге бүлекнең шәфкать туташы Любовь Алексеевна 19 гыйнварда, көтмәгәндә үзенә дә кечкенә генә бер этнең ташлануы һәм балтырыннан эләктереп алып, хәтта итек кунычын тешләве турында сөйләде. Ул шунда ук кирәкле чарасын күргән, чөнки хайванның сәламәт яки авыру икәнен кем белә?
Укучыларыбызның да күбесе этләр белән булган куркыныч очрашуларның үз тарихын сөйли алалар.

Проблеманы ничек хәл итәргә? Фикерләр төрле: ауларга һәм эт питомникларына озатырга; стерильләштерергә; атарга; хуҗаларына штраф салырга.
Нәрсә дә булса эшләргә кирәк бит! Хәл бик тә борчулы. Тәтешлеләр ярдәм сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: со