Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Әтисе үрнәгендә

    Жуковода яшәүче Наил Шәйдуллин балачактан ук шофер булырга хыяллана.

    Машина йөртергә мәктәптә укыганда ук әтисе Абдулла абзыйдан өйрәнә. Ул елларда автомобильләргә дә, аларга запас частьларга да кытлык зур була. Шулай да, әтисе иске генә ЗИЛ-130ны, ә соңрак "Кубань" автобусын һәрчак төзек тотарга тырыша. Эштән буш вакытларында үзенең техникасын һәрдаим карап, төзәтеп тора. Шул сыйфатлар, эшкә сәләтлелек Наилга да, ир туганы Рәфыйкка да әтиләреннән күчкән.

    Наил Монастырскийдагы һөнәр училищесында шоферлык белгечлеге үзләштерә. Армиядән соң әтисенең иске автобусына утыра. Аның белән өч ел буе механизаторларны эшкә йөртә, кырга аларга ашарга илтә, эш буенча Тәтешкә барып кайтырга да вакыт таба. Сөт ташу машинасында да шулкадәр эшли. Ул вакытларда әле Жуковога чаклы асфальт юл да булмый, шуңа да язгы-көзге айларда техникага да, шоферга да бик авырга туры килә. Сөт заводына барганда продукцияне бозылудан еш кына аның тәҗрибәсе һәм көрәк коткарып кала. Бары тик алты елдан соң гына ул яңа автомобильгә утыра. Башта - ГАЗ-53, шуннан соң - ЗИЛ-157, аннары КамАЗны иярли һәм шуның белән 15 ел эшли.

    Быел исә Чаллыда җитештерелгән икенче бер зур йөк күтәрүчәнлекле машинаны - 14 тонналы яңа модельне иярли. - Эш ел әйләнәсенә җитәрлек, хезмәт хакым да яхшы, шунлыктан бер дә авырсынмыйм, рәхәтләнеп эшлим, - ди 31 ел стажы булган шофер. Хатыныннан да уңган. Икәү бергә бер дигән тырыш егетләр тәрбияләп үстергәннәр, алар да авылда калганнар.

    Хатыны Галина "Колос" администрациясендә - секретарь, ә урак өстендә үлчәүдә эшли. Наил үзе кырдан ындыр табагына ашлык ташыган, олы улы Альберт "Дон-1500"дә эш­ләгән, ә Тимур районның алдынгы комбайнчысы саналган Рәфыйк абыйсының "Акрос"ында ярдәмче булган.

    "Колос" җыеп алган икмәк уңышында бөтен күңелләрен биреп эшләргә яратучы Шәйдуллиннарның дус гаиләсенең дә өлеше саллы.

    Ә уллары әтиләреннән үрнәк алалар, һәм ул да, заманында, әтисеннән өйрәнгән бит.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: