Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Фатирга документлар югалса

    Бу очракта нишләргә? Кая мөрәҗәгать итәргә? Үзеңнең күчемсез мөлкәтеңне караклардан ничек сак­ларга? Әлеге сорауларга Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең документлар кабул итү-бирү бүлеге начальнигы Ада ЗӘЙДУЛЛИНА җавап бирә.

    Документлар югалса, янгын яки түбәдән үткән су нәтиҗәсендә яраксыз хәлгә килсә яки урласалар - теләсә нинди очракта аларны яңарту зарурлыгы килеп туа.

    Моны эшләве авыр түгел. Дәүләт теркәве турындагы яңа документны хокуклы зат кабат таныклык бирүне сорап язган гариза нигезендә алырга мөмкин. Моның өчен шәхесне раслаучы документ булырга тиеш, һәм физик затка һәр документ өчен - 200, юридик затка 600 сум дәүләт пошлинасы түләргә кирәк. Гадәти формада язылган хокукны раслаучы документларның расланган күчермәләре, хокуклы шәхеснең соравы нигезендә биш эш көнендә бирелә. Түләү һәр документ өчен шулай ук: физик затка - 200 һәм юридик затка 600 сум.

    Шунысы игътибарга лаек, әгәр документ нотариус тарафыннан расланган булса, турыдан-туры нотариуска мөрәҗәгать итегез. Ә инде документ дәүләт хакимияте яки җирле үзидарә органнары тарафыннан бирелсә, документ биргән органга мөрәҗәгать итү сорала.

    Ә инде документларыгызны урлаганнар, дип шикләнсәгез һәм өченче зат тарафыннан милеккә карата законсыз гамәлләр кылыныр дип курыксагыз, ул вакытта хокуклы затка үзеннән башка теркәү гамәлләрен башкармауны сорап гариза бирергә киңәш итәбез. Бу очракта караклар үз кулларына эләккән документтан файдалана алмаячаклар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: