Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әфган хәрәкәтендә катнашучыларның батырлыгы ва­кытка буйсынмый

Без алар белән горурланабыз. Тигезләшер, үрнәк алыр кешеләр бар.

(Тәтеш, 23 февраль, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина). Бүген без Рөстәм Андаев турында сөйлибез. Яхшы укыган, үзен булачак һөнәргә әзерләп, спорт белән шөгыльләнгән: ул үзенең гомерен кече яшьтән үк хәрби хезмәткә багышларга уйлаган. Казан югары хәрби танк училищесының 1979 елгы чыгарылышы тупланган белемнәре, осталыгы һәм күнекмәләре аңа хәрби шартларда да кирәге чыгачагын белгән. Һәм шундый вакыт килеп җиткән: 1981 ел, Әфганстан... Яшь офицер алдында көн саен җаваплы бурыч торган: боерыкны да үтәргә, солдатларны да саклап калыр­га. “Югары хәрби тәртип, дөрес оештырылган үзара эшләү – бәрелештә уңышка ирешүнең шартлары шундый, – дип санаган офицер. Рөстәм Андаев югары һөнәри сыйфатлардан тыш, кешеләрне үзенә җәлеп итүгә ия булган, абруй һәм хөрмәт ­казанган. 

“Рөстәм Рәис улы туган йортыннан еракта булса да, үзенең һәрчак кече ватанын саклавын белгән. Ул янәшәдәге солдатларга гына түгел, шулай ук без, аның якташлары өчен дә үрнәк булды, – дип сөйли Олы Тархан урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Равил Бускин. – Гади гаиләдә үскән авыл егете Әфганстанда хезмәт иткәннән соң 10 ел Одессада хезмәт итә, офицерлык кадрларын әзерләү белән шөгыльләнә, Мәскәүдәге бронетанк гаскәрләре хәрби академиясен тәмамлый, Әлмәт шәһәрендә дистә ел хәрби комиссариатка җитәкчелек итә, Татарстан Республикасының хәрби комиссариат начальнигы урынбасары булып эшли. Ул бүген дә сафта, мәктәп­ләрдә укучылар белән очраша, яшьләр арасында зур патриотик эшләр алып бара. Без полковник Рөстәм Рәис улы Андаев кебек талантлы офицерлар белән горурланабыз”.

Якташыбызның хезмәтен Ватан югары бәяләгән. Рөстәм Андаев “Кызыл йолдыз” ордены, II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләр өчен” ордены медале, СССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале һәм илебезнең һәм чит дәүләтләрнең башка хөкүмәт бүләкләренә лаек булган.
фото: Андаев гаилә архивыннан      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X