Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Физкультурачылар фикер алышты

    Тәтешнең ­­граж­дан­­нар­ны ­­яклау көллия­тен­дә физкультура укытучы­лары­ның ­республика семинары узды.

    (Тәтеш, 26 май, “Тәтеш таңнары”).

    Педагоглар бүгенге көндә әһә­мияткә ия физик тәрбия мәсьә­­ләләре хакында фикер алыш­тылар. Чара белем бирү учреж­дениесенең 105 еллыгына һәм аның базасында физик культура укытучылары әзерләүгә 55 ел тулуга багышланды. Көллият директоры урынбасары Виктория Ватутина физик тәрбия бүлегенең 55 ел эшләү дәверендә 50 физик культура укытучысы әзерләп чыгаруы, бу ике меңнән күбрәк кеше булуы турында сөйләде.

    – Физик культура бү­легенең күпчелек чыгарылышы зур спорт­та югары нәтиҗәләр казанды, тормышта уңышка ирешкән кешеләр булдылар. Алар арасында – стендка ату буенча Та­тарстанның атказанган тренеры, Тәтешнең стендка ату мәктәбе җитәкчесе Андрей Кушагин, стендка ату буенча халыкара класслы спорт мастеры Александр Вавилов, җәйге Универсиаданың өч тапкыр чемпионы, стендка ату буенча халыкара класслы спорт мастеры Александр Фурасьев, – дип уртак­лашты Виктория Петровна.

    Семи­нарга Казанның ­меди­цина көлли­я­­теннән килгән кунак, укытучы Арнольд Миллер студентларда физкультура дәресләрендә актив тормыш рәвеше барлыкка килүе турында бәян итте. Булачак физкультурчылар да  чарада доклад белән чыгыш ясадылар. Дүртенче курс студенты Валентина Лупашко физкультура укытучыларын эш­ли башлаганда нинди кыенлык­лар көтеп торуы һәм әлеге авырлыкларны ничек җиңеп чыгарга мөмкин булуы хакында сөйләде.  

    Көллият директоры Татьяна Адаева семинарда  катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрә­җәгать итте.
    Уку йорты ­студентлары һәм педагоглары матур җырлар белән үрелеп барган концерт бүләк итте.  
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: