Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фотобәйге: Хатын-кыз яз

Яз – ул җылы кояш, табигать җанлану һәм наз. Әйдәгез яктылык һәм матурлык өстик – гүзәл затлар өчен “Хатын-кыз яз” дип исемләнгән бәйге үткәрик.

(Тәтеш, 13 март, "Тәтеш таңнары").  Безнең барлык мөлаем укучыларыбызны (18 яшьтән алып һәм аннан олыракларны), кешелекнең чибәр һәм ягымлы затларын – Тәтеш һәм Тәтеш районында яшәүчеләрне, яңа бәйгедә катнашырга чакырабыз.

Хөрмәтле хатын-кызлар, “язгы кәеф” белән төшкән фоторәсемегезне “Хатын-кыз яз” фотоальбомына куегыз. Бу паркта, урамда, эскәмиядә, тирә-ягыгыздагы яки күңелегездәге язгы халәтне чагылдырган фото булырга мөмкин.

Төп шарт: һәрбер катнашучыдан 22 мартка кадәр фәкать бер генә фото кабул ителә. Фотода бары тик Сез һәм сезнең язгы күңел күтәренкелеге булырга тиеш.
Үзегезнең авторлык фотосурәтегезне tetucһ_awangard@rambler.ru почтасына җибәрегез яисә бәйге эшегезне сайт аша юллагыз. Моның өчен “Яңа катнашучыны тәкъдим итәргә” дигән төймәне файдаланыгыз. Фотобәйге шартларын “Тәтеш таңнары” сайтында укыгыз. 

“Тәтеш таңнары” сайтында тавыш бирү 2019 елның 23 мартында 6.00 сәгатьтә башлана һәм 2019 елның 24 мартын кертеп 23.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.

Игътибар! Бәйге тиз үтә торган.

Иң күп тавыш җыйган фоторәсемнәрдәге өч җиңүче район гәҗитеннән истәлекле призлар алачак.
Сезгә язгы рух күтәренкелеге, иҗади дәрт һәм уңышлар юлдаш булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев