Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Фәрит Мөхәммәтшин эш визиты белән Тәтештә булып китте

    Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш визиты белән Тәтештә булып китте.

    Ул Тәтеш муниципаль район Советының 57нче утырышында катнашты, анда депутатлар муниципалитетларның 2014 елгы эшенә йомгак ясадылар. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты Валерий Власов, ТР юстиция министры Лариса Глухова, респуб­лика Президенты Аппаратының һәм Дәүләт Советының, ТР муниципаль берәмлекләре Советының, ведомство һәм министрлыкларының җаваплы хезмәткәрләре катнаштылар.

    Район башлыгы Рәмис Сафиулловның докладын игътибар белән тыңлап, Фәрит Хәйрулла улы аны "шактый күләмле һәм проблемаларны анализлау һәм агымдагы елга бурычлар билгеләү белән күпкырлы" дип билгеләп үтте. Шуларның иң мөһиме, ул бәяләгәнчә, район икътисадын тиз алга этәрер. Депутатларга һәм җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Фәрит Мөхәммәтшин тулы нәтиҗәлелек белән эшләү, авылларны үстерү белән шөгыльләнерлек эшлекле, тырыш кешеләр табу бурычын куйды. Эш шуңа җитеп килә, авыл халкы хуҗалыгында терлек тотмый башлаячак, демографик хәл дә борчый.

    "Тәтеш районы үз өстенлеген тапты, дип уйлыйм, ә тәтешлеләрне куйган максатларына ирешү өчен җитди эшләр көтә. Булышачакбыз", - диде Фәрит Хәйрулла улы.

    Бу көнне районыбыз һәм республика үсешенә иң зур өлеш керткән якташларыбыз ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм район башлыгы кулыннан лаек­лы бүләкләр алдылар. Олы Тархан урта мәктәбе директоры Расих Шагаев Татарстан Респуб­ликасының "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде. Педагогия көллияте укытучысы Мәрьям Минкина "ТРның атказанган укытучысы" дигән мактаулы исемгә лаек булды. ТРЭС начальнигы Виктор Демагин һәм Тәтеш үзәк район хастаханәсенең гомумтәҗрибә табибы Галина Корсакова ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты һәм өстәл медале белән билгеләп үтелделәр. "Родина" агрофирмасы" ҖЧҖ терлекчесе Александр Исаевка ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды. Җирлектә Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәгән өчен Олы Тормы авыл җирлеге башлыгы Илсөя Хисамова Татарстан Республикасы Дипломы алды.

    Район Советы утырышыннан отчетны газетабызның җомга саныннан укырсыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Реклама
    • 16 май 2018 - 16:25
      “Созидатель” ПТК ҖЧҖ Тәтештәге гражданнарны яклау көллиятенең төп бинасын капиталь ремонтлый.
    • 31 октябрь 2016 - 06:42
      “КАРУСЕЛЬКА” 1 ноябрьдән "КАРУСЕЛЬКА" балалар уен мәйданы эшли башлый. Адресы: Боголюбов урамы, 29нчы йорт, "БАРС" спорт-сәламәтләндерү үзәге, 2нче кат.
    Ночной режим