Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гадәти ризыклардан үзенчәлекле салат

Салатны өстәлгә куйган вакытта аны каймак һәм җиләк-җимеш белән бизибез.

(Тәтеш, 17 июль, «Тәтеш таңнары», Алсу Җиһаншина фотосы). Бер лимон һәм ике апельсинны чистартабыз, өлешләргә турыйбыз.

Орлыкларын алабыз, һәрбер кисәкне 3-4 өлешкә бүләбез. Ике алманы кабыгыннан чистартабыз, урталай кисәбез, үзәген алабыз. Кәбестә (300 грамм) һәм алмаларны саламлап турыйбыз. Барлык катнашмаларны болгатабыз, 1 аш кашыгы берәр төрле җиләк сиробы кушабыз. Югары майлылыктагы ярты стакан каймакны күпергәнче туглыйбыз. 

Салатны өстәлгә куйган вакытта аны каймак һәм җиләк-җимеш белән бизибез. 
Тәмле булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев