Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гадәттән тыш хәлләргә әзерлекле булуны тикшерделәр

Хезмәтләр вәкилләренә тикшерү нәтиҗәләре хакында соңрак хәбәр ителәчәк.

(Тәтеш, 25 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районындагы предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре узган сишәмбедә гадәттән тыш хәлләрдә эш итүгә әзерлекле булуга, төгәлрәге, килеп чыгарга мөмкин булган террорлык актына имтихан тапшырдылар, аларны Татарстанның террорга каршы ­комиссия аппараты киңәшчеләре тикшерделәр. 

Районыбыздагы хезмәтләр җитәкчеләренә ярты сәгать дәвамында гадәттән тыш хәлләрдә эш итү планын төзергә кирәк булды, өстәвенә ул һәркемнең үзенчә иде. 
–     Ни аяныч, җәмгыятьтә киеренкелек дәрәҗәсе югары булып калуы дәвам итә, террорлык куркынычы килеп чыгу ихтималы чынбарлык булып кала. Без барыбыз да, федераль, республика, муниципаль хакимият органнары, гадәттән тыш хәлләргә әзер булырга тиеш. Бүген без вазифаи затларның террорлык актларын кисәтү һәм аның нәтиҗәләрен киметү буенча чараларда ничек эш итүен, үзләренә йөкләнгән бурычларны үтәүгә әзерлеген аңлар өчен тикшерү үткәрдек, – дип билгеләп үтте республиканың террорга каршы комиссия аппараты киңәшчесе Павел Арсентьев.
Хезмәтләр вәкилләренә тикшерү нәтиҗәләре хакында соңрак хәбәр ителәчәк.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев