Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаеплеләр җавапка тартылган

Республиканың алкоголь базарындагы хәлләр – катгый игътибар астында.

(Тәтеш, 16 август, «Тәтеш таңнары», Алсу Җиһаншина фотосы). ТР Хөкүмәте йортында ай саен алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләр әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне контрольдә тоту Советы утырышлары уза. Аларда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат хезмәте системасы ярдәмендә алкоголь өлкәсен контрольдә тоту буенча эшләрдә кешеләрне җәлеп итүнең көнүзәк мәсьәләсе билгеләп үтелә.

“Тәтеш районы территориясендә 70 сәүдә объектының алкоголь продукцияләрне ваклап сатуга лицензиясе бар.

2018 елның беренче ярты еллыгында район буенча 10,1 мең декалитр, яки узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда 95 процент алкоголь продукция сатылган. 

Республикада җитештерелгән сыраны ваклап сату челтәренә илтеп тапшыру 4,3 мең декалитр тәшкил итә (узган елга караганда 97 процент). 

Алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләрнең законсыз әйләнешен ачыклау һәм аңа чик кую буенча районда мобиль төркем тарафыннан I ярты еллык эчендә 120дән артык контроль чара уздырылды. Әлеге эш нәтиҗәсендә гамәлдәге законны бозуның 11 очрагы ачыкланды, 98 литрдан күбрәк алкоголь һәм спирт кушылган продукция алынды”, – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эксперт-белгече Елена САЗОНОВА.

Барлык хокук бозулар буенча административ эш кузгатылган, ә гаеплеләр җавапка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев