Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаилә һәм эш – ул бәхет

Гөлнара Хәсәнова узган ел "Яңа юл" ҖЧҖ фермасының иң яхшы сыер савучысы дип танылган.

Ул агымдагы елны да нәтиҗәле башлап җибәргән. Узган ике айда һәр сыердан 1245 килограмм сөт савып алган. Эш тәҗрибәсе үзен сиздерә, чөнки ул унҗиде елдан бирле шушы хезмәтне башкара.

- Ферма эше балачактан ук таныш булса да, мин бозаулар караучы әниемә булышып йөрдем, сыер савучы хезмәте үзенчәлеклерәк. Башта, - дип искә ала Гөлнара, - җиңел булмады. Беренче атналарда ирем булышып йөрде. Илгиз механизатор булса да, сыерлар белән эшли белә. Шулай булгач, минем уңышларымда аның да өлеше бар.

Вакытлар узу белән җитезлеккә өйрәнгән, эш серләренә төшенгән, тәҗрибә туплаган. Хәзер аның группасында утыз сыер, тырышлыгы һәм түземлеге нәтиҗәсендә ул аларның һәркайсыннан мул савым ала. Ару-талу белмәс хезмәте өчен ТР Министрлар Кабинетының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, район дәрәҗәсендәге Рәхмәтләре һәм грамоталары да бар. Хезмәттәшләренең киңәше дә ярдәм итә. Коллектив зур түгел, бер-берен хөрмәт итеп, ярдәмләшеп тату гаиләдәй яшиләр.

Хезмәтләре авыр, машина белән савудан тыш, калган бөтен эшне кулдан башкарырга туры килә. "Аның каравы, - ди Гөлнара ханым, - нәтиҗәсенә күрә эш хакы да бар. Гыйнварда егерме мең сум алдым. Йорт хуҗалыгын төзекләндерергә мөмкин. Узган җәй яңа мунча салдык".
Киләчәккә дә планнар белән яшиләр. Хәсәновлар күп балалы гаиләгә бушлай җир кишәрлеге хокукыннан файдаланып, аны Тәтештә йорт салу өчен алганнар. "Барсы да алар өчен", - ди ул дүрт яшьлек улы Илфирга ымлап.

Сабый, үзенә игътибарны сизеп: "Әни тәмле тортлар һәм бәлешләр пешерә", - дип куйды.
Олы кызлары Илүзә - Казанда, Гөлүсә мәктәптә укый. Каенанасы Гөлсинә апаның да ярдәме зур, алар инде егерме елга якын ана белән кыз кебек бик тату яшиләр. Ул ашын да пешерә, балаларны да карый.

"Эшемнән бик канәгать. Тату гаиләм һәм хезмәтем нәтиҗәсендә тормышыбызны җитеш итә алуым белән бәхетле", - дип фикерләре белән уртаклашты Гөлнара Хамис кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев