Гаилә фермасы

Үтәмештә Айдар Шәмсетдинов сөт терлекчелеге белән уңышлы шөгыльләнә.
Әлеге бизнес белән шөгыльләнү теләге "Алга" хуҗалыгында терлекче булып эшләгәндә - хатыны Гөлнара белән фермада сыерлар сауганда ук барлыкка килә. Икесенең дә күрсәткечләре яхшы була. Ләкин көчле, сәләтле, тырыш иргә үз һөнәр кысалары тар булып тоела. Балалар үсеп килә, аларга тиешле белем бирү өчен сыер савучы эш хакы гына җитәрлек булмый. Гаилә киңәшмәсендә дуңгызлар үрчетергә дигән карарга киләләр. Әти-әнисе - Мәхмүт абый белән Флера апа шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә ташламалы кредит алырга киңәш итәләр. Әтиләре гомере буе балта остасы булган, шуңа да төзелеш тәртибен белә. Аның проекты буенча һәм җитәкчелегендә, туганнары ярдәмендә маллар өчен зур җылы абзар салалар.
Кредит акчасы төзелешкә, терлекләр, азык, тагылма техника һәм бортлы УАЗ алуга тотыла. Озакламый абзарларда нәселле дуңгыз балалары йөгереп йөри башлыйлар. Әмма бу тармак тамыр җәя алмый - көтмәгәндә дуңгыз итенең бәясе төшә, табыш кими. Шул сәбәпле тиешенчә үзләштерелгән юнәлешне - сөт тармагын җәелдерергә карар бирәләр. Сыерлар, таналар сатып алу, печән саклагыч булдыру өчен банктан тагын бер кредит алырга туры килгән.
- Бу кредитлар булмаса, бизнесны үстерүгә өмет өзелер иде, - ди фермер. Соңгы берничә елда ул алты сыер һәм шулкадәр мөгезле эре яшь терлек асрый. Азык әзерләү вакытында күрше хуҗалыкка печән җыюда булыша, ә эшләп тапкан хезмәт хакына азык сатып ала. Ул югында малларны балалары Илназ һәм Эльвина белән хатыны карый. "Фермер" саву аппараты алганнар һәм аның белән эшләре дә җиңеләя төшкән. Улы инде 11нче сыйныфта укый, әтисе кебек үк көчле, таза бәдәнле. Яшь булуына да карамастан, өченче ел район Сабан туе батыры булган.
Хуҗалык табышлыга әйләнә, сөт һәм ит сатудан кергән акча кереме 400 мең сумга җитә. Әмма фермер әле моны чик дип санамый. "Гаилә фермасы" программасында катнашып, ферманы үзгәртеп кору һәм сыер абзарын киңәйтү өчен субсидия алган. Эшләрне ахырынача җиткергәннән соң, биредә 24 сыер урнаштырырга мөмкин булачак. Йортка кадәр асфальт юл сузу да мөһим эш. Әле ул "Лизинг-грант" республика программасы конкурсында да җиңүче һәм шул нигездә төягече булган көпчәкле МТЗ-82 тракторы алачак.
- Мәшәкатьле фермерлык хуҗалыгымның акрын, әмма дөрес үсеш ала баруына сөенәм. Шуңа да киләчәккә өмет белән карыйм, һәр яклы булышлыгы өчен дәүләткә чын күңелдән рәхмәтле, - ди Айдар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 13:25Минсельхоз России объявляет предварительный отбор заявок проектов на развитие сельского туризма «Агротуризм» на 2023 год Заявки принимаются до 9 июня.6800
-
27 май 2022 - 13:03АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС Цель – отработка действий при тушении условных пожаров во взаимодействии подразделений ФПС, руководителей, инженерно-технического персонала и добровольных пожарных производственного объекта.5100
-
27 май 2022 - 12:00Тәтештәге Воробьев урамында төзекләндерү эшләре бара (Тәтеш, 27 май, “Тәтеш таңнары”).8400
-
27 май 2022 - 11:56Тәтеш районында чәчү эшләре тәмамланып килә Чәчүнең оптималь вакыты – бөртекле сабан культураларыннан югары уңыш алуда иң мөһим факторларның берсе булып тора.5500
-
27 май 2022 - 10:07Туклыклы төшке аш әзерлиләр “Авангард” авыл хуҗалыгы – районда терлекчелек һәм үсемлекчелек буенча алдынгылар рәтендә. Хуҗалык эшчәннәре югары күрсәткечләргә ирешәләр.6600
-
27 май 2022 - 07:56Байраш авылыннан Тәнзилә Йосыпова җирле китапханәдә 37 ел хезмәт куя Бүген – Гомумроссия китапханәләр көне.7300
-
27 май 2022 - 02:32Стендка ату ярышларына нәтиҗә ясалды Тәтештә Россия Чемпионаты, ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында стендка ату буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды.10200
-
26 май 2022 - 15:11Балалар кәрҗиндәге китапларны ошатканнар Келәштә “Кәрҗиндәге китаплар” дип исемләнгән уку чарасы оештырган.12300
-
26 май 2022 - 13:08Буада “Яшьлек” спорт мәктәбе призына бадминтон буенча ачык ярышлар узды Тәтешнең спорт мәктәбе шәкертләре Алексеевскида узган бадминтон буенча ачык турнирда бүләкләргә ия булдылар.13701
-
26 май 2022 - 12:10Алексей Пыркин: “Чуваш мәгърифәтчесенә һәйкәл кую турында карар кабул ителде” Үткән елларда булган вакыйгалар турындагы язмаларны барлаганда без һәрчак газетабызның төпләнмәләрен карыйбыз. Шуларның берсендә, 2003 елгы санында, мин чуваш мәгърифәтчесе Иван Яковлев хакындагы мәкаләгә юлыктым.9800
-
26 май 2022 - 10:13Сергей Селюков кырлардагы җирне алтынчы сезон сөрә, чәчә, тырмалый “Нива” хуҗалыгы җитәкчелеге предприятиенең матди-техник базасын җиһазландыруга зур игътибар бүлеп бирә, хезмәт шартларын яхшырту буенча максатчан юнәлештәге эш алып барыла, иң мөһиме, җитәкче Марат Фазлыев әйтүенчә, коллектив эшкә сәләтле.13800
-
27 май 2022 - 13:37Украинада махсус операция вакытында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган кече сержант Валерий Александрович Ярухин белән хушлашу мәрасиме
-
28 май 2022 - 05:01Тәтеш районы башлыгы чик буенда хезмәт итүчеләргә, кадрдагы офицерларга һәм чик буе гаскәрләре ветераннарына мөрәҗәгать итә28 май – Чик буе гаскәрләре көне2000
-
12 май 2022 - 11:50Тәтеш интернат-йортында тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр (Тәтеш, 12 май, “Тәтеш таңнары”).41601
-
12 май 2022 - 09:48Тәтештә "Ут хәтере сүнми" дигән әдәби-музыкаль кичә узды Һәрбер халыкның онытылмый торган вакыйгалары һәм даталары бар. Бөтен Россия халкы өчен бу даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы.31000
-
19 май 2022 - 09:59Келәш авылы китапханәсендә "Идел буе Болгары тарихы" дип исемләнгән тарих сәгате үзды 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула.29300
-
19 май 2022 - 06:48Тоншерма урта мәктәбендә "Бөек Җиңүнең яшь батырлары" конкурсына театраль күренеш куелган Рольләрне 5-7нче сыйныф укучылары башкарган.26700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Калашникова Елена Викторовна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 61
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика