Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Галимнәр инсультның төп факторларын билгеләгән

Ир-атлар һәм хатын-кызларда инсультны барлыкка китерә торган факторлар төрле булып чыккан.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Н.П.Огарев исемендәге Мордовия дәүләт милли тикшеренү университеты галимнәре ишемик инсультның төп факторларын билгеләгән. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

Ир-атлар һәм хатын-кызларда инсультны барлыкка китерә торган факторлар төрле булып чыккан. Әйтик, көчле җенес вәкилләре, беренче чиратта, атеросклероз, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану, метаболик синдром һәм аз хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә әлеге авыруга дучар була.

Гүзәл затлар арасында исә шикәр чире, аритмия, симерү һәм дислипидемия (канда липидлар күләменең югары булуы – Т-и. иск.) инсультка китерә. Гипертония ир-атларда да, хатын-кызларда да әлеге авыруга сәбәп була.

Моннан тыш, галимнәр шуңа да игътибар иткән: яшь ирләрдә инсульт яшь хатыннарга караганда ешрак була икән.

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/17/186486/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев