Ржев шәһәреннән Татьяна Афанасьева Тәтеш районында яшәүчеләргә туганын эзләп табу үтенече белән мөрәҗәгать итә.
"Хөрмәтле кешеләр! Туганнарны эзләп табарга ярдәм итүегезне үтенәм. Бик күп вакытлар үткән. Зубцов шәһәрендә балалар йорты бар иде. Сугыш башланганда, 1941 елда, анда әбием Кулакова (кыз фамилиясе - Ветрова) Пелагея Егоровнаның бертуганының кызы, 1934 елның 10 октябрендә якты дөньяга аваз салган, тумышы белән Тверь (Калинин) өлкәсе Зубцово районы Вороново авылыннан Ветрова Галина Владимировна да була, - дип яза хатында Татьяна Петровна. - Галинаның әтисе белән әнисе үлә. Җирлекне 43нең декабрендә фашистлардан азат иткәннән соң, әбием туганын балалар йортыннан алырга дип бара, әмма аны Татариягә, Тәтешкә эвакуацияләгән булалар.
Әнием үзенең икетуган сеңелесен Буневич фамилиясе белән эзләде. Галинаның туу турындагы белешмәсенә әтисе Ветров (Буневич) дип язылган. Шөкер, Галина исән. Ни аяныч, без бер-беребез хакында берни дә белмибез. Әбием белән әнием Галинаны таба алмаганга бик тә борчылдылар".
Редакциядән
Татьяна Афанасьеваның адресы Тәтеш ягы музее хезмәткәрләрендә бар. Ул үзенең туганы турындагы теләсә нинди мәгълүматка да сөенәчәк.
Нет комментариев