Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Гарифуллиннар йорты яныннан ваемсыз гына үтеп китеп булмый

    Олы Тормыда Мусин урамы үзенең төзеклеге белән игътибарны җәлеп итә.

    Йортларның пөхтәлеге һәм чисталыгы, һәр өйалды бакчасындагы чәчәкләр, офыкка барып тоташкан тасмадай киң юллар - авыл халкының тырыш хуҗалык алып бару билгесе.
    Гарифуллиннар йорты яныннан ваемсыз гына үтеп китеп булмый. Аны төрле төстәге бакра гөлләр чорнап алган: өйалды бакчасында да, капка төбендәге чүлмәкләрдә дә. Әмма иң мөһиме - зур өстәл куелган һәм чәчәкле вазалар белән бизәлгән беседка. Ул әллә кайдан үзенә җәлеп итеп тора. Шунда утырып, көндәлек мәшәкатьләрдән азрак ял итеп аласы килә. Хуҗалар белән танышу өчен ишегалдына күз салсам, ах иттем, биредә дә бөтен җирдә бак­ра гөлләр. Алар зур һәм кечкенә чәчәклекләрдә, бизәлгән биек тауда, түбә кыегына беркетелгән кечкенә чиләкләрдә. Гөлләр патшалыгында (башкача әйтеп тә булмый) ике кыз­чык уенчык аш бүлмәсендә мәш килә. Танышабыз. Минем татарча соравыма, Диләрә, үзенең телне яхшы белүен күрсәтеп, кыю гына русча җавап бирде. "Миңа инде җиде яшь, һәм мин беренче сыйныфта укыйм! - диде ул горурланып. - Ә бу минем сеңелем - Камилә. Ул да зур инде - аңа өч яшь!"
    Сарай ишеге ачылып, аннан хуҗалар күренде. Лилия, кунаклар көткән кебек, исәнләште дә елмаеп шунда ук өйгә чакырды. Айрат ашыкмый гына йөгәненнән җитәкләп атын алып чык­ты. Биш яшьлек Буян хуҗаларның тугры ярдәмчесе: җир дә сөрә, азык та ташый, бакчага тирес тә чыгара, аннан кала, Гарифуллиннарның тагын алты сыеры бар. Аларның продукцияләре - гаиләнең тотрык­лы табыш чыганагы. Күрше районның сөт җыючысы аның күләменнән дә, сыйфатыннан да канәгать һәм литрына 20 сумнан вакытында исәп-хисап ясый. Кәҗә дә асрыйлар, аның сөтен сөйкемле кызчыклары ярата икән. "Сәламәтлек өчен бик файдалы", - дип ышандыра мине Диләрә. Казлар, үрдәкләр, тавыклар бар - "һәркемдәгечә инде, башкача ничек", - ди Лилия. Утыз сутыйлы бакча да "һәркемдәгечә", - дип кабатлыйм аның сүзен. Бакчаның күп өлешен чөгендер били - терлекләргә ашату өчен.
    Эскәмиягә утырып тормыш-көнкү­реш хакында сөйләшәбез.
    - Хуҗалыгыгыз нык, йортыгыз зур, бөтен җирегез чиста, балаларыгыз каралган, боларның барысына да ничек өлгерәсез? - дигән сорауны бирәм, утардагы мал-туарның күплегенә һәм тирә-якның тәртиптә булуына хәйран калып.
    - Барысын да бергәләп, тату гына эшлибез, кояш белән бергә торабыз һәм кайчан эшебез бетә шунда ятабыз, - дип көлә әңгәмәдәшем.
    - Ничек очрашып табыштыгыз? - дип кызыксынам, ир белән хатынның бер-берсенә ягымлы карашларын күзәтеп.
    - Әлбәттә, дискотекада, - ди Айрат. Әллә шаярта, әллә чынлап та шулай булган. Үзе әйткәнчә, Балтыйк флотында хезмәт иткән, эшкә урнашып, йорт, гараж салган, машина алган һәм өйләнергә уйлаган. Зур Әтрәчтә куе кара чәчле, сөйкемле кызны очраткач, беркемне дә эзләргә кирәкмәгәнлеген, бәхетенең янәшәдә генә булуын аңлаган. Ә Лилия ул вакытта Казанда яши һәм эшли торган була.
    - Кайтасыңмы, дигән соравыма ул: "...кайтам", дип җавап бирде - менә бөтен сөйләшү шул булды. Һәм без озакка сузмый туй иттек, - ди Айрат.
    Күзләр генә тимәсен
    Беседкада утыруыбызны күреп, яныбызга күршеләре Миләүшә Салихова килде. "Тырышлар, ачык йөзлеләр, шат күңеллеләр, һәркемгә үрнәк булырлыклар! - дип яхшы сүзләрен кызганмады ул. - Кулларыннан килмәгән эш юк!"
    Ярдәмчеләре һәм киңәшчеләре дә бар - ул әти-әниләре. "Әти белән әни, - Лилия каенанасы белән кае­натасына шулай эндәшә, - безгә каршы якта, урам аша гына торалар. Алар һәр эштә булышалар, без дә көчебездән килгәнчә тырышабыз. Алтыннар алар безнең, бер гаилә булып яшибез!"
    "Йорт каршындагы балалар мәйданчыгын, әлеге беседканы, өйалды бакчасын үзләре ясадылар, афәрин! Фәрит абый улын үзенең бөтен һөнәрләренә өйрәткән. Шуны да әйтергә кирәк, Гарифуллиннар нәрсә генә эшләсәләр дә, яхшы һәм зәвыклы килеп чыга, - дип дәвам итә Миләүшә. - Күзләр генә тимәсен, күршеләрдән уңдык".
    Чәчәкләр өстеннән дулкындай җиңелчә җил исеп куйды. Аларның башларны әйләндерерлек хуш исе тирә-якны чолгап алгандай тоелды. Утырдык, сөйләштек, ял итеп, барыбыз да үз эшебезгә таралыштык. Көтелмәгән әлеге очрашудан һәрберебезнең йөрәгендә җылылык, тирән тәэсирләр туды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: