Гаризаны кая бирергә?
2014 елда мәҗбүри пенсия иминияте (МПИ) буенча иминиятләштерүченең пенсия тупланмалары өлешен формалаштыруны сайлау тәртибе үзгәрде.
Исегезгә төшерәбез, МПИ буенча иминиятләштерүче Россия Федерациясе фондына яки үзенең сайлавы буенча дәүләтнеке булмаган фондка керергә мөмкин. Әгәр дә сез үзегезнең пенсия тупланмаларыгыз белән идарә итү өчен шәхси идарә компаниясен сайласагыз, ул чакта сезне МПИ буенча иминиятләштерүче булып, барыбер РПФ калачак.
Элек дәүләтнеке булмаган пенсия фондын (ДБПФ) сайлау турындагы гаризаны һәрбер ДБПФга бирергә мөмкин иде. ДБПФ, Россия пенсия фондының булачак арадашчысы, әлеге мәгълүматларны РПФга тапшыра һәм аның нигезендә гражданинның пенсия тупланмасы ДБПФга күчерелә иде. Бүгенге көндә ДБПФга күчү, дәүләтнеке булмаган пенсия фондыннан башка фондка күчү яки киредән РПФга күчү турындагы гаризаны, шулай ук пенсия тупланмаларын формалаштырудан баш тарту турындагы гаризаны һәр РПФның клиент хезмәтендә бирергә була. Гаризаны элеккечә үк почта аркылы яки курьер белән җибәрергә мөмкин: бу очракта иминиятләштерелгән затның шәхесен һәм имзасының төп нөсхә икәнлеген ачыклауны тикшерү нотариус аркылы тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев