Газ битарафлыкны кичерми
Көнкүреш газы кеше өчен уңайлылык кына түгел, ә югары куркынычлылык чыганагы да.
“Зәңгәр ягулык” белән бәйле күпчелек бәла-казалар кулланучыларның көнкүрештә газны файдалану кагыйдәләрен бозуы аркасында килеп чыга.
Районның эксплуатация-газ хезмәте белгечләре тәтешлеләргә түбәндәгеләрне киңәш итә:
газ приборларын кулланыр алдыннан бинаны җилләтегез һәм һава агымын тәэмин итегез. Газ приборлары эшләгән вакытта форточканы ачык калдырыгыз;
газ приборларының, төтен һәм җилләтү юллыкларының яхшы эшләвен күзәтеп торыгыз, газ приборларын кабызыр алдыннан һәм яну продуктларының төтен юллыгына баруның тарту көчен тикшерегез. Тарту көче булмаганда газ приборыннан файдалану катгый тыела;
газ җайланмасы төзек булмаган очракта, аңа техник хезмәт күрсәтүгә шартнамә төзелгән махсус оешма хезмәткәрләрен чакыртыгыз;
биналарны җылыту, кер киптерү һәм башка шундыйлар өчен газ плитәсен кулланмагыз;
мәктәпкәчә яшьтәге балаларга газ приборларыннан файдаланырга рөхсәт итмәгез;
эшләп торган газ җайланмасын күзәтүчесез калдырмагыз;
күпфатирлы торак йортларда төтен чыгу юллыкларын һәм җилләтү каналларын тикшерү белән идарәче оешмалар шөгыльләнергә тиеш булганлыктан, әлеге җайланмаларны тикшерү өчен махсус оешмаларга керергә рөхсәт бирегез;
газ җайланмасыннан төтен чыгу торбаларын җилләтү каналларына тоташтырмагыз.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, йорт эчендәге газ җайланмасына вакытында тиешле техник хезмәт күрсәтү сәламәтлекне, мал-мөлкәтне, шулай ук гомерне югалту белән бәйле хәлләр исәбен киметү мөмкинлеген бирә.
Газ исе килгән вакытта газ хезмәте эшчеләре гражданнарга киңәш итә:
– газ приборлары куллануны кичекмәстән туктатыгыз.
– приборлардагы һәм газүткәргечләрдәге краннарны ябыгыз;
– бинаны җилләтү өчен тәрәзәләрне һәм форточкаларны ачыгыз;
– электр приборларын кабызмагыз һәм сүндермәгез, һич кенә дә тәмәке тартмагыз.
– барысын да фатирдан чыгарыгыз һәм үзегез дә чыгыгыз;
– газ исе таралмаган урыннан 04 (104 – кәрәзле телефоннан) телефоны буенча газ хезмәтенә яки 112 бердәм номеры буенча ашыгыч хезмәтләргә хәбәр итегез һәм газ хезмәте диспетчеры күрсәтмәләрен үтәгез.
– Районыбыз гражданнарына һавада янучан газлар һәм сөрем газы күләмен контрольдә тоту өчен торакларда һаваның газ белән пычранган булуын контрольдә тоту системасын (сигнализатор) урнаштырырга киңәш итәм. Приборның бикләвеч клапан белән җиһазландырылган булуына игътибар итегез. Газ чыгарткан яки яну продуктлары концентрациясе арткан очракта тавыш сигналы хәбәр бирәчәк, ә клапан газ килүне туктатачак. Тавыш бирү җайланмасының паспорты һәм сертификаты булырга тиеш, аны әлеге эш төрләренә кертелгән оешмалар урнаштыра ала. Газ җайланмаларыннан файдалану кагыйдәләрен үтәү – сезнең һәм якыннарыгызның гомерен, иминлеген саклау нигезе, – дип билгеләп үтә Тәтеш РЭГХ начальнигы Илнур Мөхәммәдиев.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев