Ә газета яшәячәк!
581
0
0

Быелның икенче ярты еллыгына язылу бара.
"Тәтеш таңнары" ("Авангард") - районда бердәнбер басма матбугат. Бүгенге көнгә аның тиражы 4876 данә. Ташламалы бәядән - 399 сумнан район газетасын 1136 кеше яздырды. Бүгенгә аның бәясе 534 сум тәшкил итә (оешмалар өчен - 546 сум). Әмма бу газетаны яздырмауга һәм үзеңне яхшы әңгәмәдәштән мәхрүм итүгә сәбәп була алмый.
Безнеңчә, проблема бәядә түгел. Дәлилләр эзләмик. Барлык хат ташучыларның да хезмәт шартлары бер. Ләкин нәтиҗәләре төрле.
Ирина Морозова (Алекина Поляна), мәсәлән, икенче ярты еллыкка яздыру планын инде үтәде, моның өчен без аңа рәхмәтле. Нәтиҗә аның үз эшен яратуын, халык белән элемтәсе әйбәт булуын, аны хөрмәт итүләрен күрсәтә. Удельное Нечасово бүлекчәсе хат ташучылары да планнарын 56 процентка үтәделәр, Монастырский бүлекчәсе дә шул санга якынлашып килә.
Ә менә Алабирде (145тән 4 данә яздырылган), Олы Тормы (100дән 8), Байраштагы (60тан 7) хәлләр аңлашылмый, Келәш элемтә бүлекчәсендә 200дән 8 данә яздырганнар. Аларда әле подписка башланмаган дип әйтергә мөмкин.
Почтада эшләүчеләр хезмәт хакларының аз, эшнең авыр булуына зарланалар, ә бит почта хезмәте җитәкчелеге эш хакларының хат ташучылар сумкасындагы газеталарның күпме булуына бәйле дип раслыйлар.
"ТАТМЕДИА" АҖ киңәшмәсендә "Татарстан Почтасы" коммерция эшчәнлеге буенча директор урынбасары Светлана Гришина "хат ташучылар түләүне басмаларның табышыннан алалар" (район газетасы безнекеләр өчен иң табышлысы) диде һәм "ТАТМЕДИА" генераль директоры альтернатив подпискага күчү планы белән таныштыргач, нык борчылды. Ягъни хат ташучылар планнарны үти алмасалар, газета тарату башка схема буенча, алардан тыш, таратылачак.
Безнең хат ташучылар моңардан нәрсә ота? Аларның сумкалары җиңеләячәк, әгәр бөтенләй бушамаса, эш күләмнәре кими, әмма хезмәт хакы да артмый.
Безнең югары тиражны, димәк, укучыларыбызны саклыйсыбыз килә. Почта хезмәте коллективы да таркалмасын иде, әлбәттә. Әмма моның өчен эшләргә, почта бүлекчәсендә абунәчеләрне көтеп ятмаска кирәк.
Без хезмәттәшләребезгә һәрвакыт булышабыз. Оешмаларга барабыз, күп катлы йортларның фатирлары буйлап йөрибез, авылларга чыгабыз.
Электрон газета кәгазьлесен кысрыклый дигән фикер ялгыш. Интернет тизлеге ягыннан яхшы, ә газета - турылыклы дус.
Хөрмәтле укучылар! Сез "Тәтеш таңнары"на язылып, район тормышына үзегезнең битараф булмавыгызны күрсәтәсез һәм үзегезнең хат ташучыгызга ярдәм итәсез! Икенче ярты еллыкта да безнең белән калырсыз дип ышанабыз.
Тормышта бөтен нәрсә акча белән генә үлчәнми.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
17 гыйнвар 2021 - 21:24Республикада -34 градуска кадәр суытачак Урыны белән бераз кар яварга һәм томан төшәргә мөмкин.2500
-
17 гыйнвар 2021 - 18:36Татарстан юлында, ике автомобиль һәм «КАМАЗ» бәрелешкәч, ир белән хатын имгәнгән Алар белән бергә машина салонында бер яшьлек бала да булган, ул җәрәхәтләнмәгән.2200
-
17 гыйнвар 2021 - 16:28Республикада соңгы тәүлектә коронавирусның 97 яңа очрагы теркәлгән Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.2400
-
17 гыйнвар 2021 - 14:04Татарстанның спорт мәктәпләрендәге яшь көрәшчеләр ярышты Турнир 14 авырлык категориясендә үтте.4100
-
17 гыйнвар 2021 - 11:52Ватанны яратырга өйрәткән Педагог Анастасия Топорковага безнең районда беренчеләрдән булып республиканың атказанган укытучысы исеме бирелгән.4700
-
17 гыйнвар 2021 - 08:28Олы Тарханда яшәүче район гәҗитендә призлар уйнатуда катнаша Узган ел ул төп приз - телевизор алып киткән иде, ә бу юлы - мендәргә ия булды.5400
-
16 гыйнвар 2021 - 16:01Шакировлар: “Әле генә өйләнешкән кебек” Кече Әтрәчтә яшәүче Дания һәм Шәүкәт Шакировлар (рәсемдә) 50 ел бергә гомер кичерә.5200
-
16 гыйнвар 2021 - 14:10Республикада киләсе атнадан ковидтан прививкага онлайн язылып булачак Вакцинациягә интернет аша гына түгел, ә поликлиникага шалтыратып та язылып булачак9400
-
16 гыйнвар 2021 - 12:26Пенсия законында нинди үзгәрешләр булды Тәтеш районындагы эшләмәүче 6148 пенсионерның иминият пенсиясе 6,3 %-ка индексацияләнде.8800
-
16 гыйнвар 2021 - 10:16Районыбызда кул эшләренә оста кешеләр яши "Сөендектәге "Хуҗабикә" оста куллар берләшмәсенә йөрүчеләр яңа ел ялларында менә шундый матур әйберләр бәйләде.9300
-
16 гыйнвар 2021 - 08:02Галина Ермакова призлар уйнатканда термопотка ия булды Яңа ел якынлашканда редакциябездә призлар уйнатылды.8700
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
17 гыйнвар 2021 - 06:06Олытарханлыларның чираттагы җиңүеАларны бүләкләргә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы бүлеге начальнигы Флюра Гаязетдинова килде.3600
-
1 гыйнвар 2021 - 10:0899100
-
3 гыйнвар 2021 - 19:06Республикада болытлы һава торышы саклана, кар явачак Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.55400
© 2011 - 2021. Тетюшские зори. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
сетевое издание
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+