Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Газеталар вакытында килә

    Почтальоннарның кызу эш өсте: подписка кампаниясе бара.

    - Минем өчен авыр вакытлар артта калды, - ди Татьяна Белова, - мәктәпне япканнан соң, биш ел эшсез тордым. Ә мин кешеләрдән башка яши алмыйм.
    Хат ташучы Нина Курмышкина бе­лән алар якташларына - Льяш һәм Олы Бисәр халкына "Россия­­ почтасы" хезмәтләре күрсәтә­ләр. Начальникның, әлбәттә, эш күләм­нәре шактый зур. Почта корреспонден­цияләрен кабул итәр­гә, ТКХ хез­­­мәтләре квитанцияләрен тара­тырга һәм товарлар сатарга да кирәк. Ә иң мөһиме - Льяш буенча почта өләшергә. Соңгысында аңа ире булыша. "Безнең почтальон газеталарны үз машинасы белән таратып йөри", - дип шаярталар авылдашлары. Якташлары әйтүенчә, газеталар (безне күпчелек үзебезнеке кызыксындыра) вакытында килә, югалмый. Бүлектә Татьяна эшли башлаганнан бирле подписка планының тизрәк үтәлүен без редакциядә дә сиздек. Димәк, укучылар аны хөрмәт итәләр, ышаналар һәм почтамт җитәкчелеге заданиеләрен үтәүдә аңа булышалар.
    - Планны үтәргә тагын 5 данә район газетасы яздырасы калды, - ди ул, исемлеккә карап.- Рәхмәт, ышанабыз.
    - Укучылар саны кими, - дип борчыла ул. - Пенсия алучы 79 кеше калды, ә 85 иде. Кайберләрен балалары үзләренә алып китәләр. Ә район газетасын бездә барсы да алдыра һәм яратып укый.
    Безнең белән сөйләшкән арада, ул якташларына хәзер газ өчен, счетчик күрсәткече буенча түгел, ә квитанциядә күпме язылган шулкадәр түләргә кирәклеген аңлата. Чөнки ай ахырына кадәр шул суммага җитәчәк. Сызарга ярамый...
    - Бу да сезнең вазифага керәме? - дип сорыйм.
    - Аңлатырга туры килә инде.
    Әбекәй ни өчен счетчик буенча түгеллеген аңлап җиткермәсә дә, Таня әйткән икән, шулай кирәк.
    Хат ташучы сумкасында барыннан да күбрәге - район газетасы. Күпчелек гаиләләр район сулышы белән кызыксыналар. Башка бас­малар - "Аргументы и факты", "Вечерняя Казань" - 1әр, "Моя газета" - 3. Хәзер авыл халкының янчыгы элекке кебек 3-4 басмага язылырга мөмкинлек бирми.
    Шулай да, дип билгеләп үтә почта начальнигы, Настя Мочалова, Козлова Вера түтәй, "Маяк" җитәкчесе Алексей Ахтонов һәм башкалар берничә газета алдыралар.
    Татьяна Александровна "офисы" урнашкан җылы бүлмәнең ишек­ләре авылдашлары өчен һәр­вакыт ачык. Ул җаны теләгән эшен башкара, зур булмаса да, хезмәт хакы ала. Ә иң мөһиме - янына килүчеләр белән уртак тел таба белә, шул сәбәпле кайберәүләр биредә азга гына булса да ялгызлыкларын онытып торалар.
    P.S. Льяш почта бүлеге подписка планын үтәде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: